(5 февраль, 2016 ел) Атаклы татар язучысы Әмирхан Еники: “Мәхәббәт – ул йөрәк эше” дигән. Татар классигының әлеге сүзләре Мәскәүдә яшәүче татар егетләрен кинокартина төшерергә рухландырган да инде.
5 март көнне Казанның “Мир” кинотеатрында Гаяр Нуримановның “Мәхәббәт – йөрәк эше” дигән тәүге фильмы тәкъдим ителәчәк. Гаяр – Татарстан тамашачысы өчен яңа исем. Ул Түбән Новгород өлкәсе Сафаҗәй авылы егете. Хәзерге көндә Мәскәү каласында гомер итә.
Ул педагог дипломына ия, гарәп теле белгече. Ә инде кино сәнгате белән якыннанрак танышу өчен Мәскәүнең ГИТИСында режиссер бүлеге курсларында белемен чарлый. Ике елдан укуымны төгәллим, ди.
– 2012 елны үз командамны туплап кино төшерә башладык, – ди Гаяр әфәнде. – Өч ел дәвамында “Мәхәббәт – йөрәк эше”дигән фильмны төшереп тәмамладык. Мәскәүдә премьера – 24 февральдә, Казанда – 5 мартта, Уфада – 12 мартта, Самарада 19 мартта тәкъдим итәргә ниятләп торабыз. Мәскәүдә тулы метражлы итеп эшләнгән беренче татар киносы булды бу. Фильм рус телендә, кайбер урыннарда актерлар татар телендә дә сөйләшә. Әсәрнең сюжеты гаилә кыйммәтләренә багышлана һәм андагы кискен мәсьәләләрне колачлый.
120 минутлык картинаны эшләгәнче авторлар шул ук исемдәге ролик эшләгән була. Интернет киңлекләренә кызыксыну тудыргач, тулы метражлы фильм әзерләргә кирәк, дигән карарга килә Гаяр.
– Картинаның беренче өлешендә яшьләр очраша, гаилә кора, ә икенчесендә тормыш итүләре бәян ителә. “Мәхәббәт – йөрәк эше” – дебют эшем. Мин монда режиссер да, сценарий авторы да, продюссеры да. Финанс ягы да үз җилкәмдә булды, ди режиссер егет.
Кайчандыр Казанда эшләгән коллегабыз Арслан Ганиев “Мәхәббәт – йөрәк эше” фильмының куючы операторы булды. Кино турында аның фикерләре дә кызыклы:
— Безнең студиябез өчен нәфис фильмны төшерү беренче тәҗрибә булып тора. Фильм 3 ел әзерләнде. Бер елдан артык төшердек, бер ел пост продакшн алды һәм бер ел “Централ партнершип” компаниясе белән тавышландыру (дубляж) белән шөгыльләндек. Төшерү процессы сериал форматында башкарылды, ягьни сценаны бер вакытта берничә камера белән төшерә идек. Актерлар – продюсерның дуслары – барысы эш кешесе, шуна күрә ял көннәрне эшләргә туры килде. Аллага шөкер, башкарып чыктык. Ике көн дәвамында бертуктаусыз эшләгән чаклар артта калды. Бервакыт камера артында хәтта йоклап ук киткән идем… Сүз дә юк ара идек, ләкин максатка ирешү хыялы безгә бирешергә ирек бирмәде.
Кешелек кыйммәтләре, гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында бәян ителәчәк картинаны 5 март көнне “Мир” кинотеатрында 19.00 сәгатьтә карарга мөмкин булачак. Казан тамашачысы Мәскәү киносын кабул итсә, егетләр киләчәктә дә мондый юнәлештәге проектларны тормышка ашырырга ниятләүләрен яшерми.