Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы елларында татар партизаннары турындагы китап презентацияләнде

Мәскәүдә Бөек Ватан сугышы елларында татар партизаннары турындагы китап презентацияләнде

admin 19.02.2015

(19 февраль) 700 меңнән артык татарстанлы фронтка киткән, бары тик яртысы гына кире әйләнеп кайткан.

Мәскәү шәһәре сугыш һәм хезмәт, Кораллы көчләр һәм хокук саклау органнары Ветераннар советы, шулай ук “Родничок” Халыкара хәйрия фонды Мәскәүдә фашистларга каршы көрәштә һәлак булучыларны искә алу кичәсе һәм “Никто не забыт. Татары в партизанских отрядах Белоруссии в годы Великой Отечественной войны” китабын презентацияләделәр, дип белдерде оештыручылар.

700 меңнән артык татарстанлы фронтка киткән, бары тик яртысы гына кире әйләнеп кайткан. 265 кеше Советлар Союзы Герое исеменә ия булган, 49 кеше — Дан ордены кавалеры.
Партизаннарның геройларча батырлыгы нәтиҗәсендә 500 мең дошман үтерелгән, яраланган һәм пленга алынган, 11 мең 128 дошман эшелоны шартлатылган, 18 меңнән артык автомашина, 1335 танк һәм бронетранспортер, 305 самолет сафтан чыгарылган, 1 мең чамасы хәрби кирәк-яраклар склады шартлатылган. Нәкъ менә татар легионерларының исемнәре күләгәдә калган. Әмма, Мәскәү һәм Казан тикшерүчеләре эшчәнлеге, Белоруссия тарихчылары ярдәме белән күп кенә патриотларның исемнәре билгеле булды. 2014 елның 10 февраленә 322 легионерның фамилиясе билгеле булды.
Соңрак Советлар Союзы Герое Минай Шмырев исемендәге Витебск музей хезмәткәрләре тарафыннан тагын билгесез 44 фамилия табылды. Тикшеренүчеләр Сущево авылында туганнар каберендә 47 мөселман фамилиясен тапкан, алар легионерларның гомум исемлегенә кертелмәгән. Китап авторлары бу авылда җирләнгән 47 мөселман – Нижегородск һәм Идел буе төбәкләре татарлары, дип саный.
ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев авторларга Рәхмәт хатында, “безнең курку белмәс ватанлашларыбыз турындагы бу басма зур фәнни һәм мәгълүмати кыйммәткә ия, бу хезмәткә яшь буыннан ихтыяҗ булачак һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү елында барыбыз өчен дә үзенчәлекле бүләк”, — дип белдергән.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57