Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә «Евразия дуслык күперләре» Халыкара Дуслык йортларф форумы бара

Мәскәүдә «Евразия дуслык күперләре» Халыкара Дуслык йортларф форумы бара

admin 22.09.2020

(22 сентябрь 2020) Мәскәүнең Милләтләр йорты һәм Поленов исемендәге Россия дәүләт Халык иҗаты йорты мәйданчыкларында ике көнлек форум бара. Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йортын соңгы оешманың директоры Ирек Шәрипов тәкъдим итә. (ФОТО)

PD8A0594

Форумда халыклар дуслыгы йортлары, милләтләр йортлары, милли мәдәният үзәкләре, Россия һәм БДБ илләре (Казахстан, Кыргызстан, Үзбәкстан) милли мөнәсәбәтләре өлкәсендәге ресурс үзәкләр вәкилләре катнаша. Традицион оффлайн-форматтан тыш чарада ZOOM аша онлайн форматта да катнашырга мөмкин.

PD8A0155

Форумның төп максаты ― хезмәттәшлекне киңәйтү һәм тәҗрибә белән уртаклашу. Шулай ук халыклар дуслыгы йорты, милләтләр йорты, халыкларның рухи байлыкларын, үзенчәлекләрен һәм гореф-гадәтләрен саклау буенча милли мәдәният үзәге, милли мөнәсәбәтләр өлкәсендәге ресурс үзәге кебек структура эшендәге иң әйбәт практикалар белән бүлешү, милли (этник) мөнәсәбәтләр өлкәсендәге перспективалы, инновацион технологияләрне ачу һәм кулланышка кертү, Россия Федерациясенең Үзәк Азиянең дустанә дәүләтләре белән мәдәни-гуманитар хезмәттәшлеген үстерү.

Ирек Шарипов

 Ирек Шәрипов «Милләтара диалог һәм хезмәттәшлек – Халыклар дуслыгы йорты эшчәнлегенең мөһим приоритеты» темасы буенча доклад белән чыгыш ясады. Шулай ук ул «Уңышлы этномәдәни практикаларны ачу һәм масштаблау механизмы буларак милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге ресурс үзәкләр» бәхәс мәйданчыгы эшендә катнашачак. Биредә дуслык йортларының ресурс потенциалын коммерцияле булмаган этномәдәни оешмалар үсешендә куллану мәсьәләсе каралачак.

PD8A0611

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57