Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы юбилеен билгеләп үтәчәкләр

Мәскәүдә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы юбилеен билгеләп үтәчәкләр

admin 07.08.2015

(7 август, 2015 ел) Чара кысаларында язучының оныгы шагыйрә Альбина Әпсәләмова романга багышланган күргәзмә оештыра

25 август көнне кичке 6да Мәскәүдә Татар мәдәнияте үзәгендә Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы басылып чыгуының 50 еллыгына, шулай ук язучының тормышы һәм иҗатына багышланган әдәби-музыкаль кичә уздырыла.

Фойеда язучының оныгы шагыйрә Альбина Әпсәләмова тарафыннан романга багышлап оештырылган күргәзмә эшләячәк.

Кичәдә РФның һәм РТның халык артисты Әзһәр Шакиров (“Ак чәчәкләр” романы буенча төшерелгән фильмнарда Мансур һәм профессор Таһиров рольләрен башкаручы), язучы Ринат Мөхәммәдиев, җырчы Альбина Латыйпова, язучының кызы Ләлә Әпсәләмова, тарихчы Марат Сәфәров, шулай ук “Ак чәчәкләр” сериалын төшерү төркеме катнашыр дип көтелә. Чарада яңа сериалдан өзекләр күрсәтеләчәк, классик һәм заманча музыкаль әсәрләр яңгыраячак.

“Ак чәчәкләр” романы беренче мәртәбә 1965 елда басылып чыга. Шуннан бирле әсәр татар, рус һ.б. телләрдә тагын егерме тапкыр яңадан бастырылып, аның гомуми тиражы 5 млн данәдән артып китә. 1967 елда роман буенча телеспектакль төшерелә. Анда төп рольләрне танылган артистлар Әзһәр Шакиров (Мансур), Нәҗибә Ихсанова (Гөлшәһидә), Шәүкәт Биктимеров (профессор Таһиров), һ.б. уйный. Кызганыч ки, ул язма сакланмаган. 2014 елда роман буенча 10 серияле телефильм төшерелә башлады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57