(12 март 2015) Алар ТР Мәдәният министрлыгы, “Казан” милли мәдәният үзәге, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ярдәмендә гамәлдә була.
Киләсе атна уртасыннан Мәскәүдә Казан рәссамнары күргәзмәләре эшли башлый. Алар ТР Мәдәният министрлыгы, “Казан” милли мәдәният үзәге, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты ярдәмендә гамәлдә була.
18 марттан Мәскәүнең беркатлы (наивный) сәнгать музеенда Казан рәссамы Виктор Тимофеевның “Сретение” (ул иске славян теленнән “очрашу” һәм “шатлык” дигәнне аңлата) күргәзмәсе ачыла.
19 мартта Мәскәүнең Милләтләр йортында “Этник киңлек. Гареб — Шәрык” дип аталган күргәзмә ачыла. Ул башкала халкын Казанның ике остасы – Ирек Мусин һәм Альфред Шәймарданов иҗаты белән таныштырачак, дип мэрия сайты аша хәбәр итә Казан Башкарма комитетының мәдәният идарәсе.
Аерым алганда, Казан рәссамнары Шәрык һәм Гареб мәдәниятләре үрелгән дөньяга үз карашларын чагылдыра. Рәсем сәнгатенең Европа традицияләре төркиләр яшәгән Шәрык төсмерләре белән баетып бирелә. Татарстанлылар иҗатында медитация халәте, заманча сәнгать инструментлары җыелмасы һәм динамикасы чагылыш тапкан.
Чыганак: «Татар информ» ИА