Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә «Мәскәү — Татарстан күпере» форумы уза

Мәскәүдә «Мәскәү — Татарстан күпере» форумы уза

admin 02.04.2015

(2 апрель 2015) Яшьләр алдында казанышлары белән республика горурланган танылган якташлар һәм ватандашлар чыгыш ясачак.

18 апрельдә Татарстан Республикасы Тулы вәкаләтле вәкиллеге Мәскәүдә «Мәскәү — Татарстан күпере» беренче Яшьләр форумын уздыра. Аның максаты — Мәскәү төбәге яшьләр берләшмәләрен туплау, Татарстан белән хезмәттәшлеккә җәлеп итү, яшь буынны ватанпәрвәрлек һәм Ватанга мәхәббәт рухында тәрбияләү.

Очрашу Татар АССР оешуга 95 һәм Татарстан Республикасының яңа дәүләтчелегенә 25 ел тулу һәм Бөек Җиңүнең 70 еллыгына  багышланган юбилей чаралары кысаларында узачак, дип хәбәр итә  ТРның РФтагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.

Яшьләр алдында казанышлары белән республика горурлыгы булган танылган якташлар һәм ватандашлар чыгыш ясачак. Алар арасында: Татарстан җитәкчелеге вәкилләре, шулай ук Россия финанс министры урынбасары Айрат Фәррахов, Бөек Ватан сугышы ветераны Мәхмүт Гәрәев; Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти Равил Гайнетдин; Россия Медицина фәннәре академиясе һәм Россия Фәннәр академиясе академигы, танылган кардиохирург, ТР тулы вәкаләтле вәкиллек каршындагы Табиблар клубы рәисе Ренат Акчурин, «Татарстан якташлыгы» Төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе, Россия Хөкүмәте карындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокук белеме институты директоры Талия Хәбриева; «Первый канал» хәбәрчесе Тимур Сираҗиев һәм башкалар бар.

Спикерларның чыгышлары тематик блоклар буенча бүленәчәк: «Ничек уңышлы булырга?», «Ватан патриоты: кем ул?» һәм «Мегаполис шартларында гореф-гадәт һәм туган телне саклап калу»

Форум эшендә катнашу өчен Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсенең 35 яшькәчә яшьләре — башкала вузлары студентлары һәм яшь белгечләр чакырыла.

Чара мәдәни-күңел ачу программасы белән тәмамланачак, аңарда «Первый канал»да  популяр «Голос» проекты артистлары, Зур театр солистлары, Россия һәм халыкара конкурслар лауретлары катнашыр дип көтелә.

Чыганак: «Татар информ» ИА

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57