Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды

Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды

admin 06.04.2018

(6 апрель 2018) Мәскәүдә Сабан туе көне билгеле булды. Бу турыда 4 апрельдә Мәскәүнең Татар мәдәнияте үзәгендә Мәскәү шәһәре Татар милли мәдәни автономиясе төбәк иҗтимагый оешмасы советы утырышында игълан ителде.

Быел Мәскәүдә Сабан туе бәйрәме 21 июльдә узачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Утырышта «Татар кызы» төбәк (Мәскәү) бәйгесен үткәрү һәм автономиянең быелның 9 маенда Үлемсез полк акциясендә катнашуына бәйле мәсьәләләр хакында да фикер алышканнар.

Татар мәдәнияте үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов «Күпмилләтле Мәскәү – киң күңелле күршеләр шәһәре» проектын гамәлгә ашыру һәм Пионерлар сараенда узган Татар мәдәнияте көннәре турында хисап тоткан. Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Азат Әхтәриев Г.Тукайның туган көнендә – 26 апрельдә шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу турында мәгълүмат бирде һәм автономинең секретарь-референты Зөлфирә Ильясовага герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулу уңаеннан истәлек медале тапшырган.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанда әрмән рәссамы Вреж Киракосянның «Күңел тәрәзәләре» күргәзмәсе ачыла
Далее: Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында «Тоталь диктант» язачаклар: 14 апрель, 14:00 сәгатьтә (теркәлү узарга кирәк)

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57