Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә татар тарихы һәм мәдәнияте үзәген ачу ниятләнелә

Мәскәүдә татар тарихы һәм мәдәнияте үзәген ачу ниятләнелә

admin 22.12.2016

(22 декабрь, 2016 ел) Киләсе елның гыйнварында, Мәскәү мэры Сергей Собянин белән сөйләшенгәнчә, Россия башкаласында «Энтузиаст» кинотеатрын Татарстанга кулланышка тапшыру көтелә. Анда Татар тарихы һәм мәдәнияте үзәген ачу планлаштырыла.

Бу хакта Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Татарстан Президенты карамагындагы Ватандашлар эшләре буенча координацион советның чираттагы утырышында белдерде.

«Яңа бина безнең якташларыбызны тагын да берләштерергә, татар тарихы музеен ачарга, милли аш-су залын булдырырга ярдәм итәчәк, кинозалдан файдалану мөмкинлеген тудырачак», — дип ачыклык кертте Равил Әхмәтшин.

Аның сүзләренчә, әлеге музейда чит илләргә китеп яшәүче татарлар турында да мәгълүматлар тупланачак.

Татар-информ

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57