Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә Татар тарихы һәм мәдәнияты бердәм үзәге ачылачак

Мәскәүдә Татар тарихы һәм мәдәнияты бердәм үзәге ачылачак

admin 10.01.2017

(10 гыйнвар, 2017 ел) Мәскәүдә гыйнвар урталарында Татар тарихы һәм мәдәнияты бердәм үзәге ачыла дип көтелә.

Бу хакта ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация Советының 2016 елда узган соңгы утырышында Татарстан Республикасының вице-премьеры Равил Әхмәтшин хәбәр итте. Аның сүзләренчә, Мәскәү мэры Сергей Собянин белән килешү буенча Татарстанга «Энтузиаст» кинотеатрын бирү планлаштырыла. Нәкъ менә әлеге бинада Татар тарихы һәм мәдәнияты үзәге урнашачак та инде.

«Болай эшләү ватандашларыбызны тагын да киңрәк форматта берләштерергә, татар халкы тарихы музее, кинозал, милли ашлар өчен зал булдырырга мөмкинлек бирәчәк», — дип сөйләде Әхмәтшин.

Ул биргән мәгълүматка караганда, яңа музей концепциясе эшләнеләчәк. Татарстан вице-премьеры булдырылачак музей өчен татар миграциясе тарихы буенча материаллар әзерләү үтенече белән инде Кытай, Төркия, Финляндия һәм АКШ хезмәттәшләренә мөрәҗәгать иткән.

Искәртеп үтәбез, башкалабызда инде күп еллар Татар мәдәнияты үзәге эшләп килә. 2010 елгы халык санын алу буенча Мәскәүдә якынча 149 мең татар яши. Бу — шәһәр халкының 1,3%ын тәшкил итә.

Нацакцент

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57