Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә татар театры тарихын чагылдырган уникаль плакатлар һәм афишалар күрсәтеләчәк

Мәскәүдә татар театры тарихын чагылдырган уникаль плакатлар һәм афишалар күрсәтеләчәк

admin 29.12.2016

(29 декабрь, 2016 ел) 13 гыйнварда 13.00 сәгатьтә А.А. Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музеенда “Татар театры тарихы плакатларда һәм афишаларда” дип исемләнгән күргәзмә ачыла.

hight_афиша А1 баннер 200х80

Проект А.А.Бахрушин исемендәге ДҮТМ (Мәскәү), Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры, Казан (Идел буе) Федераль университетының Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә һәм Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты хезмәттәшлегендә тормышка ашырылды.

Күргәзмәдә беренче татар труппалары (“Сәйяр”, “Нур”) афишаларыннан уникаль җыентык, Татар  эшчеләр (“Эшче”), Колхоз-совхоз (күчмә) театрларының, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының  XX гасырдан башлап бүгенге көнгә кадәр чыгарылган афишалары тәкъдим ителә.

Концепция һәм күргәзмә кураторы: Солтанова Рауза Рифкать кызы, сәнгать фәннәре кандидаты,Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Сәнгать, әдәбият һәм тел институтының сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге мөдире.

Күргәзмә 2017 елның 13 гыйнварында 13.00 сәгатьтә А.А.Бахрушин исемендәге Дәүләт үзәк театраль музееның “Каретный сарай” залында ачыла.  Адресы: Мәскәү шәһәре, Бахрушин ур., 31/12 йорт.  “Павелецкая” м.ст. Телефон: +7 (495) 953 44 70 www.gctm.ru

Камал театры

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57