(24 ноябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты «Иң яхшысы — балаларга» сыйфат билгесенә ия булды. Балалар һәм яшьүсмерләр өчен булган товар һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән конкурста илнең 30 төбәгеннән 100 оешма катнашкан.
«Иң яхшысы — балаларга» конкурсы Россия һәм РФ Дәүләт Думасының Җәмәгать палатасы булышлыгы белән оештырыла. Әлеге конкурс барлыкка килгәннәр бирле анда Татарстаннан бары тик Республика балалар клиник хастаханәсе һәм Яшел Үзән сөт эшкәртү комбинаты гына җиңү яулаган булган. Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты өченче оешма буларак әлеге исемлекне тулыландырды.
Программаның төп максаты һәм бурычы — балалар һәм яшьүсмерләр өчен булган товар һәм хезмәт күрсәтүнең сыйфатын яхшырту, «Иң яхшысы — балаларга» сыйфат билгесен тапшыру, Россия җитештерүчеләренә балалар һәм яшьүсмерләр өчен булган югары сыйфатлы товарны (хезмәт күрсәтүне) Россия һәм чит ил базарында алга этәрергә булышу, контрафактлы продукциягә каршы көрәш алып бару.
«Иң яхшысы — балаларга» сыйфат билгесен Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты директоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Шәрипов кабул итеп алды.
Исегезгә төшерәбез, Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «Дуслык һәм татулык дәресләре» проекты Казан мәктәпләренең 7 сыйныфында белем алучы укучылар өчен. Быел сентябрь аенда әлеге проектның дүртенче сезоны ачык дип белдерелде. Проект башланганнан бирле бу программаны 15 меңнән артык укучы караган.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге