Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре уздырылачак

Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре уздырылачак

admin 20.08.2015

(20 август, 2015 ел) 24-26 август татарлар өчен үзенчәлекле көннәр булачак

24-26 август көннәрендә Мәскәүдә Татарстан мәдәнияте көннәре була.

24 август көнне Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары катнашында Туфан Миңнуллинны искә алу әдәби-иҗади кичә уздырыла.

25 августта, Габдрахман Әпсәләмовның “Ак чәчәкләр” романы басылуга 50 ел тулу уңаеннан, язучының иҗаты һәм тормыш юлына багышланган күргәзмә тәкъдим ителә.

26 августта сәгать 15.30 да Муса Җәлил урамында, Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан, каһарман-шагыйрь М. Җәлил һәйкәленә чәчәкләр китерү ниятләнә.

Шул ук көнне Мәскәү халыкара Музыка йортының Светланов залында Татарстан сәнгать осталары гала-концерты була. Анда ТР дәүләт җыр һәм бию ансамбле, М. Җәлил исемендләге Татар дәүләт опера һәм балет театры солистлары, “Голос” проектында катнашкан Эльмира Кәлимуллина, Сәидә Мөхәммәтҗәнова һ.б. артистлар чыгыш ясаячак.

Шулай ук сәнгать, фотосурәтләр күргәзмәләре, китап ярминкәсе уздыру да ниятләнә, диелә “Татары Москвы” сайтында.

Мәгълүмат http://www.tatar-inform.ru/ сайтларыннан алынды.

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57