Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә Татарстанның Бруней белән хезмәттәшлеге хакында фикерләштеләр

Мәскәүдә Татарстанның Бруней белән хезмәттәшлеге хакында фикерләштеләр

admin 18.02.2015
(18 февраль) Татарстан  Республикасы  Премьер-министры урынбасары — ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин Россия Федерациясенең Бруней-Даруссам Дәүләтендәге яңа билгеләнгән Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Владлен Семиволос белән очрашты.

Татарстан Республикасының Тулы вәкаләтле вәкиллегендә узган очрашуда тулы вәкаләтле вәкилнең халыкара һәм икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары Булат Миңнуллин да катнашты,  дип хәбәр итә ТРның РФ дәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте.Очрашу барышында Татарстан белән Бруней арасында сәүдә-икътисади, фәнни-техник һәм мәдәни хезмәттәшлекне үстерүгә кагылышлы актуаль мәсьәләләр хакында фикер алышынды. Аерым алганда, Бруней бизнес-берләшмәләре өчен Татарстанда урнашкан «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисади зоналарына, шулай ук «Смарт Сити Казань» проектына инвестиция салу мөмкинлеге каралды.

Моннан тыш, яклар ислам банкингы, ике яклы туристлар агымын оештыру, нефть эшкәртү һәм нефть-химия сәнәгате өлкәсендә белгечләр һәм технологияләр алмашу өлкәсендә дә шактый хезмәттәшлек потенциалына ия.

Очрашуда билгеләп үтелгәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендәге «Россия һәм Ислам дөньясы» эшче төркеме дә мөнәсәбәтләрне үстерү өчен перспективалы мәйданчык булырга мөмкин.

Очрашу азагында Равил Әхмәтшин бруней эшлекле даирәләрен VII Россия халыкара икътисади саммиты һәм агымдагы елның 15-16 июнендә көтелгән KazanSummit та катнашуга җәлеп итү белән кызыксыну белдерде.

 

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57