Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә төрки яшьләр арасында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены була

Мәскәүдә төрки яшьләр арасында “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены була

admin 05.04.2016

(5 апрель, 2016 ел) 10 апрельдә 13.00дә Мәскәү шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә төрки яшьләр арасында еллык “Нәрсә? Кайда? Кайчан?” уены уздырыла. Ул милли кием темасына багышлана. Уенның бу икенче мәртәбә оештырылуы.

Бу көнне Мәскәүнең иң кунакчыл милли мәйданчыгы – Әсәдуллаев йортының актлар залында, Россия башкаласының татар, чуваш, алан (карачай-балкар), азәрбайҗан, башкорт, кыргыз, кумык һәм якут яшьләре җыелачак. Алар төрки халыкларның милли киемнәре турында алдан әзерләнгән презентацияләрен тәкъдим итәр, чара кунакларының сорауларына җавап бирер дип күзаллана. Җиңгән командаларга бүләкләр тапшыру күздә тотыла. Программада иҗат коллективлары чыгышлары да каралган. Чарага керү ирекле, диелә Мәскәүнең Милләтләр йорты сайтында.

http://tat.tatar-inform.ru

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57