Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мәскәүдә традицион татар-башкорт Сабан туе 6 июльдә узачак

Мәскәүдә традицион татар-башкорт Сабан туе 6 июльдә узачак

admin 02.05.2019

(2 май 2019) Мәскәүдә традицион татар-башкорт Сабан туе 6 июльдә узачак. «АТОМ» газетасының баш мөхәррире һәм Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Илдар Мөхәммәтҗанов шул хакта хәбәр итте.

«Чара ике көн дәвам итәчәк. Сабан туе 6 июльдә Коломенское музей-тыюлыгында узачак, ә 7 июльдә Мәскәү ипподромында Сабан туе призына ат чабышлары оештырылачак», — дип хәбәр итте Мөхәммәтҗанов.

Бәйрәм «Сабан туе буйлап сәяхәт» дигән исем астында үтәчәк. Һәр елдагыча традицион уеннар оештырылачак, балалар һәм яшьләр мәйданчыкларында яшь башкаручылар тамашачыларның күңелен күтәрәчәк, шулай ук мәйданда татар һәм башкорт авыллары «үсеп чыгачак», дип искәртте ул.

Моннан тыш, күпсанлы спорт мәйданчыклары эшләр дип көтелә. Аларда татар-башкорт көрәше белән бергә, регата, йөгерү, спортның командалы төрләре (һ.б.) тәкъдим ителәчәк.

Сабантуй сәхнәсендә Татарстан һәм Башкортстанның җыр һәм бию коллективлары, популяр артистлар чыгыш ясаячак, алар борынгы халык көйләре белән бергә заманча җырларны да яңгыратачак.

Бәйрәм кунаклары төрки халыкларның милли ризыкларын авыз итә алачак. Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, быел Башкорт автономияле республикасы оешуның 100 еллыгына басым ясау күздә тотыла.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанда «Дөнья энҗесе» Халыкара матурлык конкурсы финалы узды
Далее: Күпмилләтле якшәмбе мәктәбе укучылары Яшь тамашачы театрында булды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57