(29 июнь, 2016 ел) Мәскәүдә гитарада татар җырлары көйләрен уйнарга өйрәтә торган “Tatar-guitar” белем бирү проекты “Шәп аккомпаниатор” дип аталган курслар уздыра.
Курслар кысаларында Мәскәүдәге күренекле татар хатын-кыз җырчысына аккомпаниатор әзерләү планлаштырыла. Әлегә кайсы җырчыга икәне сер булып калсын, дип билгеләп үтте курсларны оештыручыларның берсе Азат Рамазанов. Курслар татар милли мәдәниятенә битараф булмаган кешеләргә юнәлтелә, аны тәмамлаучыларга популяр татар җырлары аккордлары җыентыгын бүләк итү күздә тотыла.
“Бүген гитара – дөньяда иң популяр музыка уен коралларының берсе. Әмма гитарага башкарылган татар җырлары репертуары юк дәрәҗәсендә. Яшьләр исә, нигездә, нәкъ менә шушы музыка уен коралында уйный. Аларга татар җырлары көйләрен дә гитарада уйнау мөмкинлеге булдыру, татар җырларын популярлаштыру – проектның төп максаты шуннан гыйбарәт”, – дип сөйләде Азат Рамазанов.
Аның сүзләренчә, курсларның беренчесе былтыр үткәрелгән. Ул чакта татар яшьләреннән торган 2-3 төркем җыелган булган.
“Белем бирү программасы индивидуаль рәвештә төзелә. Башкаручылар, репертуар буенча чикләүләр юк диярлек. Курсларга йөргән һәркем күңеленә хуш килгән теләсә кайсы популяр татар җыры көен гитарада уйнарга өйрәнә ала”, – диде Азат Рамазанов.