Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Мигрантлар Дуслык йортында рус телен белү буенча имтихан тапшырдылар

Мигрантлар Дуслык йортында рус телен белү буенча имтихан тапшырдылар

admin 16.12.2020

(16 декабрь 2020) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында чит ил гражданнарының рус теле белүләрен тану буенча комиссия утырышы узды. Сынау өч этапта узды — инша язу, грамматик тест башкару һәм әңгәмә үтү.

IMG_0245

Имтиханда БДБ илләренең якын чит ил гражданнары катнашты. Комиссия составына ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының миграция мәсьәләләре идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре керде. Имтиханның төп максаты — чит ил гражданнарының рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү.

Имтихан башланганчы комиссия әгъзалары катнашучыларны чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга карата законнарны җайга салуның төп төшенчәләре һәм кагыйдәләре белән таныштырдылар.

Имтихан нәтиҗәләрен катнашучылар ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының Михаил Миль ур., 63а адресы буенча урнашкан Казан шәһәре буенча Эчке эшләр Идарәсе бүлегендә белә алалар.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57