(20 гыйнвар 2021) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында чит ил гражданнарының рус телен белүләрен тану буенча комиссия утырышы узды. Сынау өч этапта узды: инша язу, грамматик биремнәр башкару һәм әңгәмә. (ФОТО)
Имтиханда БДБ илләренең якын чит ил гражданнары катнашты. Комиссия составына ТР буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсе һәм мәгариф учреждениеләре вәкилләре керде. Имтиханның төп максаты — рус телен белү дәрәҗәсен тикшерү.
Имтихан башланганчы комиссия әгъзалары катнашучыларны чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга карата законнарны җайга салуның төп төшенчәләре һәм кагыйдәләре белән таныштырдылар.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге