(12 гыйнвар) Россиядә эшләргә теләүче чит ил кешеләре 2015 елның 1 гыйнварыннан башлап рус теле, Россия тарихы һәм Россия Федерациясе законнары нигезләре буенча имтихан тапшырырга тиеш.
Моннан башка аларга эшкә урнашырга мөмкинлек бирүче патент һәм вакытлыча яшәү рөхсәтен алып булмаячак.
Мәгълүм булганча, әлеге таләп 2014 елда “Россия Федерациясендә чит ил гражданнарының хокукый халәте турында”гы Федераль законга үзгәрешләр кертелү нәтиҗәсендә билгеләнде. Ул соңгы елларда Россиягә ташкын булып агылган мигрантларга җирле җәмгыять тормышына яраклашырга ярдәм итү максатын тота.
2014 елда Татарстанда гомер кичергән 70 меңгә якын чит ил кешесенең 71 процентын – БДБ илләре гражданнары тәшкил иткән. Ә 25 проценты республикага эшләр өчен килгән, алар арасында бигрәк тә Таҗикстан, Үзбәкстан, Төркия гражданнары күп.
Казан федераль университетының Халыкара лингвистика үзәге җитәкчесе Гөлнара Садыйкова сүзләренчә, Лингвистика үзәге мигрантлардан комплекслы имтиханнарны Федераль миграция хезмәтенең Татарстан идарәсе белән килешү нигезендә кабул итә.
– Моңа кадәр дә халыкка хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүче мигрантларга рус теле буенча мәҗбүри имтиханнар каралган. Ул тестларны аларга Халыкара лингвистика үзәгендә тапшырырга мөмкин иде. Рус теленең лексикасы һәм грамматикасы, уку, язу, сөйләшү дәрәҗәсе тикшерелде. Хәзер имтиханга Россия тарихына һәм илнең законнарына кагылышлы сораулар да өстәлде. Безнең уннан артык белгечебез мигрантларга яңа тестлар үткәрү буенча квалификацияләрен Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган фәнни үзәкләрдә күтәрде, – дип сөйли Гөлнара Садыйкова.
Лингвистика үзәге шулай ук мигрантларны имтиханнарга әзерләүче дәресләр дә уздыра. Имтиханнарны уңышлы тапшырган мигрантлар махсус сертификатка ия була, ул исә эшкә патент алырга хокук бирә. Кулында патент булган мигрантның гына Россиядә хезмәт куюы һәм яшәве законлы дип таныла.
Миграция хезмәте 2015 елның 1 гыйнварына кадәр алынган патентларның аларда күрсәтелгән яраклылык срогына кадәр гамәлдә булачагын да искәртә. Ләкин сроклары чыкканнан соң инде алар озынайтылмаячак (гадәттә, патент бер яки өч ай саен озынайтыла), димәк мигрантка башкалар кебек үк имтиханнар биреп яңа патентка дәгъва итәргә туры киләчәк.
Татарстанда мигрантларга Чаллы, Түбән Кама һәм Алабугада да имтиханнар тапшыру мөмкинлеге тудырылган. Россия буенча андый хезмәт күрсәтүче фәнни үзәкләрнең саны 400гә җитә. Имтиханнарга әзерлекне мигрантлар үз туган илләрендә үтсә яхшырак, дигән фикер дә бар. Шуңа күрә Россия югары уку йортлары БДБ илләрендә күчмә семинарлар оештырырга планлаштыра. Россия законы буенча, 1991 елның 1 сентябренә кадәр мәктәпне тәмамлаган югары квалификацияле чит ил кешеләренә генә бу сынаулар кагылмый: аларга белемнәре турында СССР үрнәгендәге документны күрсәтү җитә.
Россия Ислам институты ректоры Рафик Мөхәммәтшин төбәктә радикаль юнәлештәге дини агымнар таралышын кисәтү максатында киләчәктә мигрантларга ислам дине нигезләре буенча имтиханнар тапшырту нияте барлыгын да белдерде.