Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык: мигрантлар өчен җайлашу курсы әлегә ирекле булачак

Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык: мигрантлар өчен җайлашу курсы әлегә ирекле булачак

admin 24.07.2024

Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык (МЭФА) тарафыннан эшләнгән Үзәк Азия мигрантлары өчен җайлашу курсы ирекле һәм түләүсез булачак. Бу хакта агентлык башлыгы урынбасары Станислав Бедкин хәбәр итте.

Дүрт блоктан торган айлык лекцияләр курсы (мигрантларга тел, этикет, мәдәният һәм закон турында сөйләячәкләр) хәзер биш төбәктә — Пермь һәм Краснодар краенда, Калининград һәм Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Якутиядә — апробация уза. Ә инде сентябрьдә МЭФА аны бөтен илгә таратырга планлаштыра.

«Бу курсны без сентябрь аенда тәмамлыйбыз. Һәм барлык төбәк компонентларын җыйгач, эшкәртеп, тагын бер кат профильле ведомстволарыбыз белән кайбер мәсьәләләрне ачыкларбыз да, аны алга таба гамәлгә ашыру өчен барлык субъектларга җибәрергә әзер булачакбыз. Россия Федерациясе субъектлары аны кертү ысулларын һәм механизмнарын үзләре билгеләячәк»,- дип сөйләде Станислав Бедкин Россия мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә.

ТХДЙның мәгълүмат үзәге,

«Милли акцент» материаллары буенча

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57