Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Милләт горурлыгы» Бөтенроссия премиясенең ике бүләге Татарстанга китте

«Милләт горурлыгы» Бөтенроссия премиясенең ике бүләге Татарстанга китте

admin 03.11.2020

(3 ноябрь 2020) Мәскәүдә «Милләт горурлыгы» Россия халыкларының этномәдәни үсешенә һәм бердәмлеген ныгытуга керткән шәхси өлеше өчен Беренче Бөтенроссия иҗтимагый премиясен тапшыру тантанасы узды. Ике номинациядә Татарстан вәкилләре бүләкләнде.

1111

Дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати яктан тәэмин итүгә керткән өлеше өчен премияне Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары, Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов алды. Татарстан халыклары Ассамблеясе порталы проекты бу категориядә өченче дәрәҗә лауреат булды. Ирек Шәриповка бүләкне генераль директор урынбасары, ТАСС мәгълүмат агентлыгы баш мөхәррире Михаил Петров тапшырды.

 

Дуслык йортлары, Милләтләр йортлары, халык иҗаты йортлары һәм үзәкләренең иң яхшы практиклары өчен номинациясендә «Мари сигезлеге» этнофестивале проекты белән Татарстан Республикасының Менделеевск шәһәре Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Фирүзә Габдрахманова бүләкләнде. Проект 3 дәрәҗә лауреат булды. Җиңүчеләргә бүләкне Россия Федерациясе Президентының эчке сәясәт буенча идарәсенең милли сәясәт департаменты башлыгы Татьяна Вагина тапшырды.

Премияне оештыру проекты РФ Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советы, милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык, Дәүләт Думасы, Россия Иҗтимагый палатасы һәм Мәскәү Хөкүмәте ярдәме белән «Россия халыклары Ассамблеясе» Гомумроссия иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырыла.

Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык Йорты редакциясе исеменнән хезмәттәшләребезгә һәм партнерларыбызга ярдәм һәм хезмәттәшлек өчен, ТР милли-мәдәни автономияләренә хезмәтләре өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Әлеге проектны оештыруда техник ярдәм күрсәткән matbugat.ru Интернет-басмасының баш мөхәррире Данил Сәфәровка аерым рәхмәт әйтәсе килә.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Казанда бердәнбер «Зур этнографик диктант» акциясе мәйданчыгы оештырылды
Далее: Рөстәм Миңнеханов: «Һәр халык — ул бөтен дөнья»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57