(5 декабрь, 2016 ел) Казан Кремлендә Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Татарстан Президенты каршындагы совет утырышы булып узды. Татарстан милли һәм дини яктан күптөрлелелеге белән аерылып тора. Бу шәһәрләргә генә түгел, район-авылларга да кагыла. Соңгы 10 ел эчендә генә республикада яшәүчеләр саны арткан.
— Соңгы дүрт елда гына да Татарстанда миграция хисабына куелган кешеләр саны 1,7 тапкырга арткан. Шуңа да бу очракта милләтара конфликтлар, милләтчелек идеологиясен, радикаль ислам идеяләрен таратучылар да, дини экстремистик төркемдә булучылар да артырга мөмкин, – дип ассызыклый Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов.
БЕЛГЕЧЛӘР ҖИТМИ…
Статистик мәгълүматларга караганда, татарстанлыларның 80 проценты республикадагы милләт һәм динара вәзгыятьне тыныч, дип саный икән. Тик шулай булса да, хакимият дәрәҗәсендә бу мәсьәлә даими рәвештә эш алып барылуын таләп итә.
Гомумән алганда, республикабызда әлеге мәсьәләне ныгыту максатыннан, телләр, мәдәниятләр, гореф-гадәтләрне саклап калу, начар юнәлештәге агымнарга карата профилактика уздыру да беренчел бурычлар булып кала бирә. Бу уңайдан, Татарстанда республика күләмендә берничә программа тормышка ашырыла. Тик аларның күбесе 2016 елда тәмамлана. Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев әйтүенчә, алар алга таба дәвам ителергә тиеш.
Татарстанда милләтара татулыкны ныгыту максатыннан, шәһәр, район, авыл клубларында ел саен 300 меңнән артык чара уздырыла. Тик бу чараларны уздыру өчен махсус әзерлекле белгечләр җитмәү проблемасы бар. Бу уңайдан, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында һәм Казан дәүләт консерваториясендә 2017 елга йола программалары буенча тиешле белгечләр әзерли башлау кирәклеген ассызыклый Васил Шәйхразиев.
БЕРЕНЧЕ ЧИРАТТА, ТЕЛГӘ ИГЪТИБАР КИРӘК!
Милләтара мөнәсәбәтләр дигәндә, туган тел, аны саклап калу иң беренчел бурычларның берсе булып кала бирә. Шул максаттан, Татарстан мәктәпләрендә татар, рус, чуваш, удмурт, мари, мордва телләрен дә укыталар. Тик татарлар күпчелекне тәшкил иткән кайбер районнарда әлеге мәсьәләгә бармак аша карыйлар икән. Мисал өчен, Азнакай районы – шундыйлардан.
— Азнакай районында 86 процент татар яшәсә дә, балаларның бары тик 25 проценты үз туган телендә белем ала. Халык арасында татарлар күп булса да, туган телендә белем алучылар бик аз. Азнакай бит безнең никадәр интеллектуаль талантлар тәрбияләп чыгара торган район. Бер карасаң, чиста татар районы, әмма саннарда аерма шактый сизелә. Моңа җитди карарга кирәк! – ди Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев.
Рөстәм Миңнеханов та әлеге четерекле теманы күтәреп алды:
— Без һәрвакыт тел турында сүз алып барабыз. Муниципаль район җитәкчеләренә дә моңа игътибар итәргә кирәк. Чувашлар яки удмуртларның бу өлкәдә күрсәткечләре күпкә яхшырак. Без мәдәниятләрне саклап калу турында сөйлибез. Башта элементар әйбер – телдән башларга кирәк. Хәтта Татарстанда без бу эш бик начар оештырылган. Бу вәзгыятьне анализлап, сәбәпләрен табып, хәл итәргә кирәк, – ди ул.
ҮРНӘК РАЙОННАР КЕМНӘР?
Милләтара һәм динара татулык мәсьәләсе Татарстан мәркәзендә генә түгел, республика районнарында да актив рәвештә тормышка ашырыла. Мисал өчен, әле күптән түгел 50 еллыгын билгеләп үткән Түбән Кама шәһәре һәм районы – шуңа ачык мисал. Узган гасырның 60 елларында монда бөтен союздан төрле милләт кешеләре килгән. Бүген ярты гасырлык тарихы булган шәһәр халкы, милләтара традицияләргә тугры калып, тату һәм дус яши. Бу бер-береңә карата түземлелек кенә түгел, хакимият белән милли-мәдәни берләшмәләрнең үзара тыгыз хезмәттәшлектә эшләве дә. 2014 елда биредә Халыклар дуслыгы йорты да барлыкка килгән.
Әле һаман да Түбән Кама районына якын һәм ерак чит илләрдән төрле милләт вәкилләре эшләргә килә. Шунысын да әйтергә кирәк: бу районда татарлар белән русларның саны бер дәрәҗәдә икән. Димәк, ислам һәм православие динендә булучылар да бертигез дигән сүз. Түбән Кама бу ике милләткә бәйле чараларны да күз уңыннан ычкындырмый.
Туган телгә мәхәббәт ана сөте белән керә дисәләр дә, туган тел, туган җиргә мәхәббәт тәрбияләүнең заманча ысулларын эзли мамадышлылар. Район күпмилләтле булу сәбәпле, милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләсе бу җирлектә аеруча ачык чагыла. Мисал өчен, районда 39 балалар бакчасы булса, шуларның 29ы татар телендә белем бирүгә корылган. Туган телдә белем бирүне дә онытмыйлар: монда 24 мәктәптә дәресләр татар телендә алып барыла, ике мари мәктәбе, бер удмурт сыйныфы эшләп килә. Хәер, балаларның туган телләренә игътибар зур монда. Мари теле буенча Мари Иленә барып, бәйгеләрдә катнашу, татар теле буенча халыкара дәрәҗәдәге дипломнарга ия булу, керәшен телендә мәкаләләр язып, аларны республика газетасында бастыру, рус теленнән БДИны 100 баллга тапшыру, балалар бакчасыннан ук инглиз телен өйрәнә башлау – боларның барысын да булдыра мамадышлылар.
ДУСЛЫК ЙОРТЫНЫҢ ДӘРЕСЛӘРЕН – ҺӘР РАЙОНГА
Милләтара дуслыкны саклап калуда Халыклар дуслыгы да роль уйнамый калмый. Татарстанда барлыкка килеп, Казандагы Халыклар дуслыгы йортында алып барылган Дуслык дәресләре исә федераль дәрәҗәдә «Сыйфат билгесе»нә лаек булган.
Киләчәктә бу тәҗрибәне Татарстан районнарында да җәелдермәкче булалар. Моның өчен әллә ни кирәк түгел. Бары тик дуслык дәресләрен уздыру өчен мәйданчык булуы, мәгариф бүлекләренең теләктәшлек күрсәтүе кирәк.
Шуны да ассызыклау мөһим: милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр республиканың терроризмга каршы комиссиясе эшчәнлеге белән тыгыз бәйле.
– Кызганыч, бүген терроризм һәм экстремизмны милләтара мөнәсәбәтләргә юнәлтеп кулланалар. Районнардагы терроризмга каршы комиссияләрнең эше уңай бәяләнә. Әлбәттә, кайбер җитешсезлекләр дә бар. Мисал өчен, Сүрия вакыйгалары нәтиҗәсе шундыйлардан. Анда 77 республикалы хәрби хәрәкәтләрдә сугыша. Алга таба аларның Россия гражданнары, аерым алганда, туганнары, балалары белән аралашуын киметү буенча эш алып барыла. Гарәп илләрендә контрольсез белем алу күп очракта радикаль юнәлештә була. Бу кешеләрнең әйләнә-тирәдәгеләре белән дә эшлибез. Мәсьәлә бик четерекле, ул бик зур игътибар сорый, – дип белдерә Татарстанның Куркынычсызлык советы сәркатибе Айрат Шәфигуллин.
Киләчәктә республикадагы милләт һәм динара мөнәсәбәтләргә Якташлар җәмгыятьләре, территориаль үзидарә органнары да кушылачак.
— Чыннан да, район, шәһәрләрдәге тәҗрибәне тиражларга кирәк. Аларны уңай яктан билгеләп үтү дә бик мөһим. Шул ук вакытта без республикага булган кызыксынуның артуын күрәбез. Кайбер кешеләрне Татарстан территориясеннән куып чыгарырга мәҗбүрбез, чөнки аларның моңа кадәр булган эшчәнлекләре бер төрле генә түгел. Әлеге мәсьәлә җитди игътибар үзәгендә булырга тиеш. Позитив әйберләрдән кала, безгә ят идеология дә килеп керергә мөмкин. Интернетта яшьләр белән эшләргә тиешбез. Бу мәсьәләдә төп рольне җирле үзидарә органнары да уйный. Яшьләр кыек китсә, аларны туры юлга күндерүе кыен, – ди Рөстәм Миңнеханов.
ФИКЕРЛӘР:
Ирек Шәрипов, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры:
— Җаен белсәң, эшнең бер кыенлыгы да юк, дигән әйтем бар бездә. Хәзерге вакытта милләтара мөнәсәбәтләр буенча махсус белгечләр әзерләмиләр. Әмма без үзебез белгән тәҗрибә белән уртаклаша алабыз. Дуслык дәресләрендә дә без һәркемне яратырга өндәмибез, мәхәббәт җавапсыз да була ала. Һәркем белән дуслашырга да өндәмибез, чөнки бөтен кеше белән дус булып булмый. Ә татулыкта яшәү безнең күпмилләтле илебездә һәрберебез өчен дә кирәк.
Айдар Метшин, Түбән Кама муниципаль районы башлыгы:
– Динара татулык, милләтара үсеш мәсьәләләре республикадагы бүгенге тотрыклылыкны саклап калуда төп роль уйный. Татарстан – ул бер йортта яшәүче зур гаилә. Милләтара татулык һәм дуслык алга таба Түбән Кама районының төп сыйфатларының берсе булып калыр, дип ышанам. Бу безнең үсешебезнең нигезе генә түгел, ә көндәшлеккә сәләтле булыр өчен төп өстенлегебез дә.
Алена Смирнова, Мамадыш муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
— Милли мәсьәләләр район күләмендә җитди игътибарга алынган. Тик интернет аша яшьләргә тискәре мәгълүмат юнәлтү, глобальләшү шартларында милли үзаңны торгызу буенча бурычлар әле шактый. Әлбәттә, бу эшләрне район күләмендә генә башкару кыен. Шуңа да республика тарафыннан да методик ярдәм таләп ителә. Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан кабул ителгән 2015-2030 елларга милли мәгарифне үстерү концепциясе вакытлы булды. Алга таба да республика дәрәҗәсендәге программаларга нигезләнеп, районнар тәҗрибәсен кулланып, туган тел, дәүләт телләре, милли мәдәниятебезне үстерү өстендә эшләү мөһим. Чыңгыз Айтматов да бит «Халыкның үлемсезлеге – аның телендә» дигән.