Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция

“Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция

admin 30.09.2015

(30 сентябрь, 2015 ел). 8 октябрь көнне Болгар шәһәрендә “Милләт, төбәк һәм цивилизация яссылыгында мөселман дини тәгълиматы” исемле халыкара фәнни-гамәли конференция уздырыла.

Чара Татар дин галимнәре елы кысаларында, “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллаулар төркеме чараларын тормышка ашыру максатыннан оештырыла.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, бабаларыбыз ислам кабул иткән Болгар шәһәрендә уздырылачак дини һәм тарихи яктан зур әһәмияткә ия конференциядә Татарстан һәм Россия төбәкләре, шулай ук Төркия, Мисыр, Сүрия һәм башка чит илләр дин әһелләре, галимнәре, кунаклары катнашыр дип көтелә.

Чара кысаларында дин, фән әһелләренең чыгышлары, яңа китаплар тәкъдим итү каралган, шулай ук имамнар өчен оештырыла торган алты айлык “Изге Коръәнне дөрес уку” һөнәри әзерлек курсларын рәсми ачу ниятләнә.

Мәгълүмат tatar-inform.ru сайтыннан алынды

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57