(30 апрель, 2016 ел) Татарстан халкы республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне шактый уңай дип бәяли. Мәсәлән, узган ел республика җитәкчелегенә халыктан әлеге мәсьәлә буенча бер генә мөрәҗәгать тә килеп ирешмәгән.
Хөкүмәт йортында 2015 елда Татарстанның Россия дәүләт милли сәясәт стратегиясе кысаларында башкарган эшенә йомгак ясалды. Милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр мәсьәләләре буенча эшче төркем утырышы Татарстан премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев җитәкчелегендә узды.
Билгеле булганча, республикада милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр аеруча ныклы булулары белән аерылып тора. Бу нисбәттән республикабызны Россиянең башка төбәкләренә дә әледән-әле үрнәк итеп куялар. Нәкъ менә шуңа күрә бу өлкәдә үзара тәҗрибә уртаклашу өчен Татарстанга килүче кунаклар, делегацияләр саны да артканнан-арта.
— 2015 елда республика милли сәясәтен тормышка ашыру кысаларында барлыгы 3 дәүләт программасы һәм 6 ярдәмчел программа үтәлде. Бу максатларга республика бюджетыннан барлыгы 334,3 миллион сум күләмендә акча бүлеп бирелде. Муниципаль программалар да шактый уңышлы эшләде дип әйтергә мөмкин. Шунысы бар: кайбер районнарда дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру буенча берьюлы берничә программа кабул ителгәнлеге билгеле. Киләчәктә аларны бер гомуми программага берләштерү сорала, – дип ассызыклады Татарстан Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча департаментының милли сәясәтне тормышка ашыру идарәсе җитәкчесе Данил Мостафин.
Данил Мостафин үз чыгышында миграция мәсьәләләренә дә зур басым ясады. Җитәкче сүзләренә караганда, узган ел бу өлкәдәге актуаль проблемалар шактый уңышлы хәл ителгән.
— 2015 елда республикада барлыгы 225 мең чит ил кешесе вакытлыча хисапка куелды. Бу, узган ел белән чагыштырганда, якынча 30 процентка күбрәк. Татарстан уку йортларында барлыгы 7 меңнән артык чит ил студентының белем алганлыгы билгеле. Хәзерге вакытта аларны республика шартларына күнектерү буенча эшчәнлек шактый уңышлы бара, — дип белдерде җитәкче.
2015 елда республикада беренче тапкыр халыктан милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр белән бәйле мөрәҗәгатьләр кабул итү эшчәнлеге оештырылган. Әлеге хәбәрләрне ГЛОНАСС “112” бердәм номеры һәм “Халык контроле” сайты аша кабул иткәннәр.
— Бу эшчәнлек безгә республикада милләтара һәм динара конфликтларны кисәтү мөмкинлеге бирде. Әле алай гына да түгел, узган ел без Фәннәр академиясе базасында милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне мониторинглау буенча махсус үзәк булдырдык, — дип белдерде җитәкче.
Әйтергә кирәк, Татарстан халкы республика территориясендәге милләтара һәм динара мөнәсәбәтләргә шактый уңай бәя бирә. 2015 елның дүртенче кварталында милләтара мөнәсәбәтләргә уңай бәя бирүчеләр саны 84,4 процентны тәшкил иткән. Динара мөнәсәбәтләрне исә халыкның 82,8 проценты уңай дип бәяләгән.
— Республика халкы милләтара конфликтларны, террорлык һәм милли экстермизмны Татарстан өчен проблемалы мәсьәләләр рәтенә куймый. Шунысы мөһим: узган ел безгә халыктан бу өлкә белән бәйле мөрәҗәгатьләр гомумән дә килмәде. Сораштырылучыларның барысы да милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрнең иң зур кыйммәт булуын әйтә, — дип белдерде Данил Мостафин.