(27 ноябрь 2019) Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Милләтара хезмәттәшлек үзәге директоры Ашот Айрапетянны каршы алдылар. Әлеге үзәк Берләшкән Милләтләр Оешмасының социаль-икътисади Советы каршында махсус консультатив статуска ия. (ФОТО)
Хөрмәтле кунакка Дуслык йорты буенча экскурсияне Татарстан халыклары Ассамблеясе Советы рәисе урынбасары — Ассамблея Советының башкарма комитеты җитәкчесе Николай Владимиров һәм ТР әрмәннәренең милли-мәдәни автономиясе рәисе Михаил Хачатурян оештырды.
Милләтара хезмәттәшлек үзәге 1997 елның октяберендә милләтара мәсьәләләргә багышланган «Новый Вавилон» журналы базасында барлыкка килгән.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге