(23 октябрь 2020) Экспертлар комиссиясе Россия Федерациясенең 55 төбәгеннән килгән 255 гаризаны карап чыккан. Иң күп гариза ― 89 ― Идел буе федераль округыннан килгән.
Быел дәүләт бюджет учреждениеләре (134 гариза) һәм иҗтимагый оешмалар (65) милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң әйбәт практиклар III Бөтенроссия конкурсының иң актив катнашучылары дип табылган. Алардан тыш конкурста җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьләр, шәхси эшмәкәрләр, дәүләт хакимияте органнары, шәхси учреждениеләр, автоном коммерцияле булмаган оешмалар һәм фондлар катнашкан.
Бәяләү нәтиҗәсендә кызыклы һәм перспективалы инициативалар ачыкланган һәм финалга үткәрелгән. Оештыручылар әйтүенчә, барлык финалистларга да сертификатлар тапшырылачак. Җиңүче дип барлыгы 24 оешма танылган.
Конкурс шартлары буенча, иң әйбәт эш авторлары 2020 елның декабрь аенда үтәчәк «Этномәдәни секторның тотрыклы үсеше» II Гомумроссия конференциясендә катнашып, үз проектларын тәкъдим итә алачак. Биредә бүләкләү тантанасы да үтәчәк.
Финалистлар арасында Татарстаннан 3 проект бар:
- «Чишмә» Халыклар дуслыгы йорты» Яр Чаллы шәһәренең муниципаль автоном мәдәният учреждениесе ― «Без бер агач ботаклары» («Мы ветви древа одного») фин-угор халыкларының төбәкара халык иҗаты фестивале.
- «Татар яшьләре форумы» Төбәкара иҗтимагый оешмасы ― Татарча диктант 2020 (Татарский диктант 2020).
- Татарстан Республикасы удмуртларының милли-мәдәни автономиясе ― «Печь перепеч» Дөньякүләм акциясе.
Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң әйбәт практиклар III Бөтенроссия конкурсы җиңүчеләре исемлегендә:
- «Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыклар вәкилләре Ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасы ― Идел буе халыклары бәйрәмнәре төрлелеге онлайн-форматта.
Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң әйбәт практиклар III Бөтенроссия конкурсының «Ресурс мохите» проекты катнашучылары» номинациясе җиңүчеләре арасында:
- «Татарстан халыклары Ассамблеясе» төбәк иҗтимагый оешмасының Лениногорск шәһәрендәге вәкиллеге, Лениногорск шәһәренең Халыклар дуслыгы йорты, «Татар аргамагы» автоном коммерцияле булмаган оешмасы ― «Байга» төрки халыкларның этно-спорт фестивале.
Милләтара мөнәсәбәтләр өлкәсендәге иң әйбәт практиклар III Бөтенроссия конкурсының «Дәүләт хакимияте органнарының иң әйбәт практикалары» номинациясе җиңүчеләре арасында:
- Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф министрлыгы ― «Ана теле» татар теленә өйрәтү Оnline-мәйтәбе.