Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы быел да июньдә үтәчәк

«Милләтебез хәзинәләре» профильле сменасы быел да июньдә үтәчәк

admin 19.05.2017

(19 май, 2017 ел) 1-9 июнь көннәрендә Казанда “Милләтебез хәзинәләре” профильле сменасы узачак. Аны Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни автономиясе белән берлектә “Идел” яшьләр үзәге оештыра.

g3902

Узган ел “Милләтебез хәзинәләре” ике сменада узды. Беренче  сменада 11 төбәктән барлыгы 60лап бала катнашты. Алар арасында Ульяновск, Рязань, Әстерхан, Мәскәү, Түбән Новгород өлкәләре, Пермь крае, Башкортстан, Коми, Марий Эл, Мордовия Республикалары һәм Татарстаннан балалар бар иде. Сменага килүчеләрнең күпчелеге 10-16 яшьлек, әмма алар якын туганнары, абый-апалары белән килә икән, ул очракта 7-8 яшьлек балаларны да кабул иттеләр.

Икенче смена 29 июльдән 11 августка кадәр дәвам итте. Анда Россиянең 11 төбәгеннән килгән 180 бала туган телен өйрәнде, ана телендә аралашты.

“Милләтебез хәзинәләре”нең төп максаты – туган телне, мәдәниятне, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау, Татарстанда һәм Россия төбәкләрендә яшәүче татар балаларын берләштерү.

Смена дәвамында балалар өчен татар теле дәресләре уздырыла. Остаханәләр вакытында исә алар музыка, фото һәм театр сәнгатенә өйрәнә. Моннан тыш, кул эшләренә өйрәтү буенча да остаханәләр оештыру күздә тотыла.

“Милләтебез хәзинәләре”ндә катнашучылар Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры спектакльләрен карап, Казанның тарихи урыннары буенча экскурсияләргә дә йөри алачак.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Ф.Җәүһәрова: «Үз халкы мәдәнияте кыйммәтләрендә тәрбияләнгән кеше генә мәдәниятле була ала»
Далее: Казанда «Дөнья энҗесе»н сайладылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57