Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Милләтебез хәзинәләре» сменасында балалар татар милләтенең гореф-гадәтләрен өйрәнәчәк

«Милләтебез хәзинәләре» сменасында балалар татар милләтенең гореф-гадәтләрен өйрәнәчәк

admin 27.07.2016

(27 июль, 2016 ел) 29 июльдән 11 августка кадәр “Идел” яшьләр үзәгендә татар балалары өчен “Милләтебез хәзинәләре” дигән профильле смена ачыла. Анда Россиянең 11 төбәгеннән килгән 180 бала катнашачак, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы матбугат хезмәте.

1648

Чара Россия төбәкләрендә яшәүче балаларны берләштерү, аларда милли үзаң үстерүгә йөз тота дип билгеләп үтә оештыручылар.

Программа кысаларында татар теле, тарих, гамәли сәнгать һәм кулинария, журналистика һәм фото эше буенча дәресләр узачак. Балалар өчен шулай ук фән һәм иҗат әһелләре белән очрашулар, экскурсия һәм күңел ачу чаралары да каралган.

Сменаны ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Татарларның федераль милли-мәдәни мохтарияте, “Идел” Яшьләр үзәге” ДБУ оештыра.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Мөселман киносы фестивале: яңа җитәкче, яңа урыннар
Далее: Минтимер Шәймиев КФУга ясаган сәфәрендә татар телен саклап калу турында сүз кузгаткан

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57