(4 ноябрь 2021) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты җитәкчелеге, шулай ук милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре татарстанлыларны видеомөрәҗәгать аша Халыклар бердәмлеге көне белән котлады. (ВИДЕО)
Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан халыклары Ассамблеясе Совета башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев, ТР удмуртларының милли мәдәни автономиясе җитәкчесе Андрей Герасимов һәм аның урынбасары Ольга Чайкина, ТР мариларының милли-мәдәни автономиясе Советы рәисе урынбасары Людмила Мусихина, ТР «Доанкет» вьетнам җәмгыяте җитәкчесе Дам Зань Лам, Казан шәһәре грузиннарының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Майя Хухунашвили һәм «Әфганстан бердәмлеге» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Асефи Шәриф үз теләкләрен җиткерде.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге