Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли автономияләр вәкилләре татарча музыкаль программада катнашты

Милли автономияләр вәкилләре татарча музыкаль программада катнашты

admin 12.12.2016

(12 декабрь, 2016 ел) «Яңа гасыр» телеканалында «Җырлыйк әле!» тапшыруының яңа ел тамашасын төшерделәр. Анда Татарстан халыклары Ассамблеясенә кергән милли-мәдәни автономиләр вәкилләре катнашты.

 

IMG-20161212-WA0003

«Җырлыйк әле!» тапшыруы — татар телевидениесе тарихында иң популяр һәм уңышлы булган проектларның берсе. Бу тапшыруда тамашачы татар халык җырларын да, заманча җырларны да ишетә ала.

Соңгы төшерелгән тапшыруда Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты хезмәткәрләре, Артистлар Рәфинә Камалова, Вадим Захаров, Эльвира Галимәрданова катнашты. Аларга кушылып татар җырларын Казанның милли автономияләре вәкилләре дә башкарды.

IMG-20161212-WA0000

Җанатарлар казанлыларны Яңа ел белән котладылар һәм рус, татар, чуаш, керәшен, казах, үзбәк, төркмән һәм башка телләрдә җырладылар.

Тапшыру 31 декабрь көнне «Яңа гасыр» каналында күрсәтеләчәк.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57