Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли берләшмәләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм күрсәтте

Милли берләшмәләр мобилизацияләнгәннәргә ярдәм күрсәтте

admin 28.11.2022

Татарстанның иҗтимагый милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре «Полигон» хәрби бүлеге территориясендә мобилизацияләнгәннәр өчен хәйрия акциясен үткәрде. Чара Татарстан халыклары Ассамблеясе башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев һәм ТР Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов катнашында һәм ярдәме белән оештырылды.

Мобилизацияләнгәннәр өчен кирәк-яраклар җыюда Рус милли-мәдәни берләшмәсе, Татарстан чеченнарның һәм азәрбайҗаннарның милли-мәдәни автономияләре, Татарстанның керәшен иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе активистлары катнашты.

 

Рус берләшмәсе җылы кием-салым тапшырды, азәрбайҗаннар күп күләмдә җиләк-җимеш китерде. Чеченнар автономиясе кыр шартларында ризык пешерү өчен казан белән мичләр ясаттырды, Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре аларга кушылды.

Исегезгә төшерәбез, мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү буенча акцияләр октябрьдә башланды. Ватанны саклаучылар өчен атна саен Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты вәкилләре концертлар куйды, милли ризыклар белән сыйлауны һәм җыелган ярдәмне тапшыруны оештырды.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57