«Журавлик» коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре укытучылар өчен милли билге буенча кыерсыту турында белешмәлек әзерләгәннәр. Белешмәлектә түбәндәге сорауларга җавап табарга мөмкин:
- Милли билге буенча кыерсытылса, балага нәрсә дип җавап бирергә?
- Милли билге буенча аңлашылмаучанлыклар туса, класс белән ничек эшләргә?
- «Корбан» булган кеше өчен травма нәтиҗәләре тирәнлеген ничек бәяләргә?
- Кыерсытылучыга нәрсә дип әйтергә?
- Берәүне дә үпкәләтмәслек итеп кризислы ситуациягә карата үз карашыңны ничек белдерергә?
- Үз-үзеңә һәм башкаларга ничек дөрес итеп ярдәм күрсәтергә? Ни өчен конфликтка керү урынына берләшү кулаерак?
Төрле телләрдәге белешмәлекне сылтама буенча алырга мөмкин.