(2 июль, 2016 ел) Казанда Милли һәм төбәк ММЧларының VI форумы уздырыла. Форумда катнашучы милләтәшләребез татар матбугаты, аның киләчәге, чит төбәкләрдәге татар басмаларына карата фикерләрен әйттеләр.
Ульяновск өлкәсенең “Өмет” газетасы баш мөхәррире Исхак Хәлимов:
— Халкыбызның, туган телебезнең, татар матбугатының киләчәге милли мәгариф мәсьәләсенә турыдан-туры бәйле. Мәктәпләрдә татар телен укыту, туган телдә белем бирү, балаларны милли рухта тәрбияләү мөмкинлеге булган очракта гына киләчәк турында сүз йөртеп була. Татарстаннан читтәге төбәкләрдә тел мәсьәләсе аеруча кискен тора. Ульяновск өлкәсендә дә татар телен фән буларак өйрәтә торган мәктәпләр бармак белән генә санарлык. Әйтик, Димитровградта, Ульяновскида берничә татар мәктәбе бар. Әмма калган уку йортларында татар телен укыту факультатив дәресләрдә, түгәрәкләрдә генә калды. Туган телләрен факультатив рәвешендә генә өйрәнгән балаларның киләчәктә милли тормышыбыз белән кызыксынып, татарча газета-журналлар укып, татар телендә радио тыңлап, тапшырулар карап яшәүләре шикле.
“Татар дөньясы” газетасы редакторы Гөлсинә Әхмерова: «Төбәкләрдә татар теле юкка чыга, шуңа милли матбугатның хәле аяныч ”. Аның фикеренчә, телне бары тик ике генә юл белән саклап була – аны мәктәптә укытып һәм гаиләдә өйрәтеп. Омск өлкәсендә татар теле факультатив буларак шәһәрдәге бер генә мәктәптә, төбәктә 15 мәктәптә керә. Хәтта электән үк милли укытуга көчле басым ясаган Үләнкүл авылы мәктәбендә дә татар теле предмет буларак берничә сыйныфта гына калган. Әмма, журналист сүзләренчә, татар теле дәресләре рус телен укытуга зыян салмый: Үләнкүл мәктәбе укычыларының халыкара рус теле олимпиадасында урыннар алуы – моңа дәлил.
Гөлсинә Әхмерова татар телен укыту проблемасын хәл итү юлын да билгеләде. “Мәктәпләрдә 4 базис планы тәкъдим ителә, ата-аналар, мәктәп берсен сайлап, шуның буенча балаларын укыта ала. Шул рәвешле татар телен дә укытып булыр иде”, — дигән фикер җиткерде ул.
“Туган як” (Түбән Кама) газетасы редакторы Виктор Шадрин:
— Китап укымаучы яшьләрнең язарга да сәләте юк, шуңа татар матбугаты бүген кадрлар кытлыгы кичерә. Элекке авторлар китеп бара, аларга алмашка килер кеше юк.
“Туган як” газетасы татар һәм рус телләрендә Түбән Кама шәһәрендә һәм район авылларында тарала. Татар телле басманың тиражы – 4500 данә, аның 25% авылларда алдыралар. Рус телле басма 2500 тираж белән чыга. Виктор Шадрин билгеләп үткәнчә, татар телле басманың популярлыгы аның эчтәлегенә бәйле – газетада проблемалы материаллар урын алган, укучылар белән элемтә, аларның гозерләре буенча эшләү бар.
Икенче яктан, редактор тиражның елдан ел кимүенә борчылуын белдерде. “11 мең тираж җыйган чакларыбыз бар иде”, — дип искә алды ул. Тираж кимүгә почта хезмәте бәясенең артуы һәм газеталарның укучыга вакытында барып җитмәве сәбәпче, диде Виктор Шадрин. “Почтальоннар аз, шуңа газеталар озак тарала, ә укучылар моңа редакцияне гаепли», — дип саный ул.