Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли җәмгыять вәкилләре «Безнең ишегалды» программасы буенча яңа мәйданчык ачылышында катнаштылар

Милли җәмгыять вәкилләре «Безнең ишегалды» программасы буенча яңа мәйданчык ачылышында катнаштылар

admin 31.08.2021

(31 август 2021) Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин һәм РФ Төзелеш һәм ТКХ министры урынбасары Никита Стасишин Маршал Чуйков урамы, 25 адресы буенча урнашкан күп фатирлы йортның төзекләндерелгән ишегалдын карадылар.

file_photoreport3_print_7551679_5392730

Пространство «Безнең ишегалды» республика программасы буенча яңартылган. Президент спорт мәйданчыгын, җәяү йөрү зонасын карады һәм йортта яшәүчеләр белән аралашты.

Рөстәм Миңнеханов барлык катнашучыларны Республика көне, шулай ук йорт яны территорияләрен яңарту белән котлады.

file_photoreport3_print_7551679_5392734

«Тормыш тыныч булсын, ә республика һәм Казан матурая барсын, – дип мөрәҗәгать итте ТР Президенты чара кунакларына. – Соңгы елларда мондый мөмкинлек килеп туды. Әлбәттә, моны элек эшләргә кирәк иде, әмма бездә мөмкинлекләр юк иде. Әмма хәзер «Безнең ишегалды» программасы тормышка ашырыла, аның кысаларында без ишегалды территорияләрен төзекләндерү буенча зур эш алып барабыз».

Биредә яшәүчеләр һәм кунаклар өчен концерт, шулай ук халык сәнгать һөнәрләре эшләнмәләре күргәзмәсе оештырылган иде.

ТР Президенты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57