(25 ноябрь, 2015 ел) Казанда алтынчы тапкыр уздырылучы милли кием дизайнерлары халыкара бәйгесе татар халкына онытылып барган милли киемнәрен кайтару максатын тота.
Татарстан Мәдәният министрлыгы, “Сөембикә” журналы, Казан илкүләм-тикшеренү технология университетының (КХТИ) “Дизайн” кафедрасы, Татарстан һәм Россия Дизайнерлар берлекләре тарафыннан оештырылучы “International Fashion-2015” бәйгесендә катнашырга теләк белдерүчеләр елдан-ел арта. Быел 70 коллекциянең 40гы гына сайлап алу турын үткән. Шулай ук быел студент яшьләр һәм профессиональ дизайнерлардан тыш, хәтта мәктәп укучыларына да үзләре теккән милли күлмәкләрен күрсәтергә мөмкинлек тудырылган.
«Без заманча, еш кына бик тә шыксыз күренгән кием-салымга халыкның мәдәни байлыгын чагылдырган миллилек чалымнарын кайтарырга теләсәк, кечкенәдән үк халык традицияләренә ихтирам тәрбияләргә тиешбез. Булачак дизайнерларда мәктәп яшеннән үк иҗади рух уятып, студент чорында кием конструкторлыгы һөнәре осталыгын үзләштерергә мөмкинлекләр тудырып, аларны профессиональ яктан җитлеккән белгечләр дәрәҗәсенә үстереп җиткерергә кирәк. Бу татарларга гына түгел, башка милләтләр өчен дә актуаль мәсьәлә, һәм аның белән эзлекле рәвештә шөгыльләнү зарур», – дип аңлата КИТТУ профессоры, “Дизайн” кафедрасы мөдире, Татарстан һәм Россия Дизайнерлар берлекләре әгъзасы, бәйгенең жюри рәисеВенера Хамматова.
Бәлки, чыннан да, бу бәйге аша мода дөньясына тәүге адымнарын ясаган яшь дизайнерларның кайберләре киләчәктә Татарстанның дөнья күләмендә горурлыгына әверелер. Әнә, Татарстанның киез итекләр үзәге булган Кукмараның 4нче урта мәктәбе 11 сыйныф укучысы Зөһрә Мингазова “Үткәннәр белән алга карап” дип аталган киез киемнәр коллекциясе белән жюрины шаккатырды.
Бәйгенең даими катнашучылары, гадәттәгечә, – КИТТУның “Дизайн” кафедрасы студентлары. Шулай ук быел Казанның 41нче һөнәри көллияте, “Стиль” Россия-Италия дизайн югары мәктәбе студентлары, Россиянең Йошкар-Ола, Киров, Мәскәү, Ставрополь, Ижау, Екатеринбург, Тверь шәһәрләреннән яшь дизанерлар үз коллекцияләрен тәкъдим итте. Алар өч номинациядә бәяләнде. Студент яшьләр теккән милли кием-салым – “Этно”, ә көндәлек киемнәре – “Прет-а-порте” номинацияләрендә көч сынашты. Казан, Уфа, Чиләбе, Королев шәһәрләреннән инде үз студияләрен ачып эшләүче тәҗрибәле дизайнерлар исә коллекцияләре белән “Профессионаллар” номинациясендә таныштырды.
Бәйгенең химаячеләре беренче урыннарга бүләккә зәркан бизәнү-ясану әйберләре, кием-салым өчен парлы үтекләү җиһазы, икенче-өченче урыннарга кыйммәтле тукымалар әзерләгән иде. Венера Хамматова хәбәр иткәнчә, киләсе елда дизайнерлар бәйгесе май аенда үткәреләчәк. Химаячеләр анда Гран-при иясенә автомобиль ачкычы тапшырырга вәгъдә иткән.
«Татарстанда кием дизайнерлары бәйгесен оештыруның көн кадагында торган тагын бер әһәмиятле бурычы – чадра-пәрәнҗәсез Европа татар киемнәрен тудыру. Югыйсә, соңгы елларда мөселман илләре йогынтысында татарлар милли киемнәрне шул мөселман илләренең киемнәреннән аермый башлады кебек. Татар халкының милли киемнәре дә тыйнак һәм нәзакәтле, шул гүзәл үрнәкләрне торгызу, заманга яраклаштырыру таләп ителә», – дип ассызыклый Венера Хамматова.
Заманча милли кием нинди булырга тиеш дигәндә, жюри әгъзасы, Татарстанның Текстиль һәм җиңел сәнәгать эшкуарлары берлеге рәисе урынбасары Ирина Куприянова аны мода юнәлешләреннән калышмаган, көн саен киеп йөрергә уңайлы, әмма шул ук вакытта халыкларның милли үзенчәлекләреннән ваз кичмәгән ас-баш кием-салымы итеп күзаллый. “Һәр халык кабатланмас бай тамырларга ия, аларның көндәлек киемнәрдә дә урын алырга хакы бар”, – ди Ирина ханым.
Бәйгедә беренче урыннарны Россия халыклары, монгол, япон һәм башка халыкларның милли киемнәреннән илһамланып иҗат иткән Мәскәү кызы, Дизайн һәм технология университеты студенты Екатерина Шумилина – “Метаморфозалар” коллекциясе, Ижау шәһәреннән Удмурт дәүләт университеты студентлары Наталья Васильева белән Софья Ушакова – “Коми әкиятләре көенә” коллекциясе, Казан илкүләм-тикшеренү технология университеты студенты Лилия Хәбибрахманова татар милли киемнәрендәге камзолларга кызыгып теккән “Камзол” коллекциясе өчен алды. Гран-при янә Казаннан читкә китте. Аңа Чиләбедән, күп тапкырлар төрле бәйгеләрдә җиңү яулап килүче Лилия Васильева лаек булды. Талантлы татар кызы заманча тукымалар, мода агымнарын, татар халкының милли кием үзенчәлекләрен, милли бизәкләрне файдаланып иҗат иткән чираттагы коллекциясен “Ирекле кош очышы” дип исемләгән.
Мәгълүмат http://intertat.ru сайтыннан алынды