Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли китапханәдә «XX гасырның 100 татар җыры» проекты җырларын тыңлап булачак

Милли китапханәдә «XX гасырның 100 татар җыры» проекты җырларын тыңлап булачак

admin 10.01.2022

15 гыйнварда 16:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә «XX гасырның 100 татар җыры» проектын башлап җибәргән музыкант һәм журналист Рәдиф Кашапов җырларның архив һәм винил вариантын тыңлатачак.

«Проектта татар милли музыкасында йөз ел эчендә булган үзгәрешләрне күреп була. Җырларга сылтамалар ачык чыганаклардан алынды. Композицияне теге яки бу чорга керткәндә, аның иҗат ителү, яздырылу, эфирга чыгу вакыты, шул чорга мөнәсәбәте булуы каралды. Җырларның архив һәм винил версияләрен тыңлап карарбыз — шуннан соң сезнең татар эстрадасына карашыгыз үзгәрер», — диде Рәдиф Кашапов.

Аның сүзләренчә, XX гасыр — татар музыкасы сәхнәгә чыккан һәм халыкка таралуның яңа юлларын тапкан чор.

«Йөз ел дәвамында ул баеган, үзгәргән, төрле йогынтыларга эләккән, юлда нәрсәнедер югалтып, ниндидер яңа әйберләрне үзенә алган», — диде ул.

Чарада катнашыр өчен, шушы сылтама аша үтеп, теркәлү үтәргә кирәк.

Проект Казанның тугызынчы балалар сәнгать мәктәбе белән берлектә эшләнгән.

Рәдиф Кашапов — идея авторы, җырларны өйрәнүче, Гөлназ Бәдретдин — интервьюлар әзерләүче, Алия Сабирова — тәрҗемәче, Дина Гаязова — аудио-расшифровкалаучы, Яна Вахитова — дизайнчы, Сабит Кадыйров — верстка ясаучы, Ильяс Гафаров — административ сораулар өчен җаваплы.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57