Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли коллективлар чыгышы, автосабантуй һәм ретро-ралли: Татарстанда халыкара тарихи техника фестивале узачак

Милли коллективлар чыгышы, автосабантуй һәм ретро-ралли: Татарстанда халыкара тарихи техника фестивале узачак

admin 05.08.2019

(5 август 2019) 9-11 августта Зөя шәһәр-утравы мәйданында XIII Халыкара тарихи техника фестивале үтәчәк. Тантаналы ачылышта Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективлары да чыгыш ясаячак.

Быел фестивальдә Россия, Украина, Польша һәм Белоруссиядән 300ләп борынгы автомобиль тәкъдим ителәчәк.

«300 тирәсе автомобиль һәм мотоцикл телкәлде. Россиянең бөтен диярлек төбәкләреннән катнашачаклар: Мәскәү, Санкт-Петербург, Самара, Ярославль, Сыктывкардан катнашучылар бар. Быел Польша, Белоруссия һәм Украинадан да киләчәкләр», — дип сөйләде «Татар-информ»да узган пресс-конференциядә чараның оештыру комитеты рәисе Альберт Бикбулатов.

GX-Ej99LoP0

Фестиваль кысаларында тарихи урыннарга экскурсия, автомобиль һәм мотоциклчылар арасында йөртү осталыгы буенча конкурс, «Автосабантуй» һәм Россия автомобиль ассоциациясе кубогына ретро-ралли планлаштырыла.

Белешмә. Халыкара тарихи техника фестивале 2007 елдан бирле оештырыла һәм ел саен 200дән артык автомобиль һәм мотоцикл экземплярларын туплый. Чарада профессиональ реставраторлар, җитди коллекционерлар һәм искелекне яратучылар катнаша.

Тамашачылар өчен керү ирекле.

Халыклар дуслыгы йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Ассамблея һәм Халыклар дуслыгы йорты коллективларының республика буенча концерт турлары башланды
Далее: Минтимер Шәймиев: «ЮНЕСКО туган телләрдә белем алуны хуплый»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57