Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли колоритлы Яңа ел бәйрәме: төрле халык вәкилләре үзләренең яңа ел традицияләре турында сөйләделәр

Милли колоритлы Яңа ел бәйрәме: төрле халык вәкилләре үзләренең яңа ел традицияләре турында сөйләделәр

admin 30.12.2020

(30 декабрь 2020) Татарстан халыклары Ассамблеясе һәм Дуслык йорты вәкилләре «Мега» сәүдә-күңел ачу үзәге белән уртак проектта катнашып, төрле милләт вәкилләренең Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре турында сөйләделәр. (ВИДЕО)

Роликлар циклын Халыклар дуслыгы йортының фольклор иҗат бүлеге җитәкчесе Гөлназ Шәрипҗанова хикәясе ачып җибәрде. Ул — татарларның Яңа елны каршылау гадәтләре турында.

Алманнарның Раштуа һәм Яңа ел бәйрәмнәрен каршы алу гадәтләре, шулай ук бәйрәм көннәрендә әлеге милләт вәкилләренең нинди тәм-томнар әзерләүләре турында ТР алманнарының милли-мәдәни автономиясе активисты София Побежимова сөйләде.

Бурят Яңа елы нинди булуы һәм бөтен кеше өчен традицион булган оливье салаты урынына бурятларның нинди аш-су әзерләүләре турында Казан бурятларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Сэсэгма Бубеева сөйләде.

Алга таба Казанның һәм Татарстан Республикасының төп раввины Ицхак Горелик яһүдләрнең Яңа елны каршылау гореф-гадәтләре белән таныштырды.

Роликлар циклы дәвам итәчәк. Яңа елны бәйрәм итүнең яңа традицияләре турында сылтама буенча үтеп белергә мөмкин.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57