Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Милли костюм көне» кысаларында «Мәдәният бизәкләре» Республикакүләм этноконфессиональ фестивале: 21 сентябрь көнне Казанның Кремль яр буенда

«Милли костюм көне» кысаларында «Мәдәният бизәкләре» Республикакүләм этноконфессиональ фестивале: 21 сентябрь көнне Казанның Кремль яр буенда

admin 16.09.2019

«Милли костюм көне» республикакүләм бәйрәме кысаларында 21 сентябрь көнне Казан шәһәренең Кремль яр буенча V «Мәдәният бизәкләре» этноконфессиональ фестивале узачак. 

Универсаль, гасырлар буе сыналган тегү алымнары, төс һәм пропорцияләр гармониясе, натураль тукымалар, чигү һәм бизәү байлыгы,кабатланмас кул эшләре – болар барысы да традицион костюмда дөнья дизайнерларын җәлеп итүче, иҗади эзләнү һәм экспериментларга рухландыручы нәрсәләр. 21 сентябрь көнне милли костюмның матурлыгын, аның заман таләпләре буенча актуальлеген, шулай ук милли колоритлы стильле һәм уңайлы көндәлек киемне тудыру буенча алымнар һәм идеяләр күптөрлелеген күрсәтүче бәйрәм үтәчәк.

Үз халкыңның традицион костюмын үзеңдә булдыру, аны төрле чараларга кию – заман таләбе һәм модасы. Ул – республикабыз өчен лаеклы традиция булырлык.

13:00 сәгатьтә Фестиваль Милли костюмнар Парады белән ачылып китәчәк. Йөреш Казан Кремленең Спасс манарасыннан алып Кремль яр буе буйлап узачак. Теләгән һәркем анда катнаша ала.

14:00 сәгатьтә Кремль яр буенда өч сәгатьлек концерт узачак – республикабызның иң әйбәт милли коллективлары чыгыш ясаячак.

Шул ук вакытта интерактив мәйданчыклар эшли башлаячак:

  • халык һөнәрләре буенча мастер-класслар;
  • «Дөнья яшьләре» балалар мәйданчыгы: төрле халык уеннары;
  • этномаркет (халык һөнәрчелеге һәм кәсебе эшләнмәләре күргәзмәсе-ярминкәсе);
  • милли аш-су буенча фуд-корт;
  • креатив фотозоналар.

17:00 сәгатьтә Коми Республикасы, Марий Эл, Мәскәү һәм Татарстанның яшь этно-дизайнерлары коллекцияләрен күрсәтү узачак. Шулай ук милли костюмны иң әйбәт тәкъдим итү буенча интернет-лотерея нәтиҗәләрен яңгыратачаклар (серне чишеп әйтәбез: спонсорлардан бүләкләр арасында бер дигән кәхвә-машиналары һәм иминиятләштерүгә сертификатлар бар).

Фестиваль азагында – музыкаль нон-стоп – берничә сәгать дәвамында төрле төбәктән килгән танылган этно-башкаручылардан иң әйбәт композицияләр. Концерт 18:00дән 21:00гә кадәр дәвам итәчәк. Сәхнәдә чыгыш ясаячаклар: Идел буе халыкларының аутентик җырларын заманча яңгырашта (Татарстан) башкаручы «Zakaria» ансамбле, борынгы чуаш җырларын авторлык джаз интерпритациясендә башкаручы Вера Кожеманова (Татарстан — Чуаш Республикасы), традицион башкорт музыкасын заманча уен кораллары, ритм һәм драйв белән яраштыручы Россиядә үз жанрында иң әйбәтләрдән саналучы «Аргымак» этно-рок группасы (Башкортостан Республикасы).

Фестивальнең яшьләр хедлайнеры Лэйна чыгышы да көтелә. Кичке концертта ул үзенең хит булган «Малай на белом Барсе» җырын һәм яңа композицияләрен башкарачак. Аның белән берлектә башка музыкантлар да – Татарстан халыклары вәкилләре – чыгыш ясаячак. Бу – чарага махсус язылган үзенәкүрә «Мәдәният бизәкләре» фестиваленең гимны. Биергә һәм кушылып җырларга килегез!

Фестивальне оештыручылар: ТР Мәдәният министрлыгы, Татарстан халыклары Ассамблеясе, яшьләр Ассамблеясе һәм Халыклар дуслыгы йорты. Фестивальнең партнеры: АО «ГСК «Югория».

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Казан «Зов предков» халыкара эвтоэкспедиция вәкилләрен каршы алды
Далее: Татарстанның Халыклар дуслыгы йортында Г. Тукайның әкият дөньясын ачтылар

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57