3 ноябрьдә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итүгә багышланган тантаналы чара һәм «Йортыбыз — Татарстан» республика этномәдәни фестиваленең Гала-концерты узачак.
Чара интерактив программа белән ачылачак. Биредә берьюлы төрки, славян һәм фин-угыр халыкларының республика бәйрәмнәрендә булырга, декоратив-кулланма сәнгать осталарының зур күргәзмәсен карарга, төрле мастер-классларда катнашырга, «Россия халыкларының милли бәйрәмнәре» IX бөтенроссия фотоконкурсы җиңүчеләренең эшләреннән торган күргәзмәне күрергә мөмкин булачак.
Алга таба 7 төрле белем бирү секцияләре эше башланачак. Аларда Татарстанның мәдәни-ял итү учреждениеләре җитәкчеләре һәм белгечләре, балалар сәнгать мәктәпләре, муниципаль китапханәләр һәм музейлар, оста-һөнәрчеләр, милли-мәдәни берләшмәләр вәкилләре, Татарстан халыкларының Яшьләр Ассамблеясе, Халыклар дуслыгы йортлары һәм үзәкләре вәкилләре катнашып, төрле юнәлештәге актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышачак.
Мәйданчыкларның берсендә «ИстӘлек» һәм «Дәррәу» проектлары кысаларында халык җырларын заманча яңгырашта ишетергә, шулай ук креатив индустрияләр мәктәбенең иҗади лабораторияләре нәтиҗәләре буенча һәм «Звонкая капель — Монлы тамчы» фестивалендә катнашкан балалар фольклор коллективлары тарафыннан ясалган анимацион роликларны күрергә мөмкин булачак. Зур шау-шу уяткан «Ядәч» фильмы актерлары фильмның ничек барлыкка килүе турында сөйләячәк һәм «Ядәч» татар халык уенын уйнатачак.
Теләге булган һәркем «Зур этнографик диктант 2023»VIII Бөтенроссия мәгърифәтчелек акциясендә катнаша алачак. Этнографик грамоталылыкны 1000гә якын кеше – республиканың дәүләт һәм муниципаль хакимият органнары, милли иҗтимагый оешмалар, иҗат коллективлары вәкилләре тикшерә алыр дип көтелә.
Беренче тапкыр «Татарстан Республикасының чигелгән картасы» проектының нәтиҗәләре – республиканың ике чигелгән картасы һәм 45 уникаль сөлге – тәкъдим ителәчәк, аларны булдыруда халык һәм үзешчән осталар, чигү сәнгатен белгән профессиональ рәссам-кулланучылар катнашты.
Ә Илһам Шакиров исемендәге залда Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында Тантаналы концерт программасы узачак.
Сәхнәдә ТРның танылган артистлары һәм «Йортыбыз — Татарстан. Россия» республика этномәдәни фестивале лауреатлары — ТР районнарында җиде зона турларында сайлап алу үткән иң яхшы милли иҗат коллективлары — чыгыш ясаячак. Бөтен Татарстаннан 500дән артык артист Татарстан Республикасында яшәүче дистәләгән халыкларның мәдәниятен чагылдырган вокаль, хореографик һәм инструменталь номерлар тәкъдим итәчәк.
Концерт программасы кысаларында «Татарстанның мәдәни башкаласы» конкурсында җиңүчеләр дә игълан ителәчәк. Җиңүче муниципаль район берәр мәдәни проектны тормышка ашыру өчен 3 миллион сумлык сертификат алачак.
Дуслык йортының мәгълүмат үзәге