(30 март, 2017 ел) Казанда 2017 елның 22 апрелендә үтәчәк III Татарстан халыклары Съездына әзерлек кысаларында барлык милли җәмәгать берләшмәләре делегатлар сайлау буенча җыелышлар уздырдылар.
Татарстан Республикасында 173 милләт вәкиле яши. III Татарстан халыклары Съездында Татарстан халыклары Ассамблеясе составына керүче 36 милли җәмәгать берләшмәләре һәм Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе вәкилләре катнашачак. Берләшмәләрдән барлыгы 230 делегат сайланды. Алар арасында әзербайҗаннар, гарәпләр, әрмәннәр, ассириялеләр, әфганнар, башкортлар, белоруслар, болгарлар, бурятлар, вьетнамнар, греклар, грузиннар, дагыстанлылар, яһүдләр, ингушлар, һиндлылар, казахлар, кыргызлар, кореялеләр, керәшеннәр, лезгиннар, марилар, месхетиннар, мордвалар, немецлар, осетиннар, руслар, сириялеләр, таджиклар, татарлар, төрекләр, төрекмәннәр, удмуртлар, үзбәкләр, украинлылар, чеченнар, чуашлар бар.
Милли җәмәгать берләшмәләре утырышлары 2017 елның февраль-март аралыгында узды: беренче булып «Татарстан Республикасы яһүд милли-мәдәни автономиясе» региональ җәмәгать оешмасы вәкилләре җыелды, иң соңгы булып — «Татарстан Республикасы рус милли-мәдәни берләшмәсе» региональ җәмәгать оешмасы.
Милли җәмәгать берләшмәләре делегатлары – төрел милләт вәкилләре, төрле яшьтәге кешеләр (студентлардан алып актив өлкәннәргә кадәр) һәм төрле өлкәдә эшләүчеләр.
Аларның барысын да бер нәрсә берләштерә – 10 елга бер тапкыр гына уздырылучы зур масштабтагы Татарстан халыклары Съездының бер өлеше булу һәм барлык катнашучылар белән бергә республикадагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр үсешенә уңай якка таба тәэсир итү.
Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге