Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли-мәдәни проетларны чынга ашыручы оешмалар арасында грант оту буенча конкурс игълан ителде

Милли-мәдәни проетларны чынга ашыручы оешмалар арасында грант оту буенча конкурс игълан ителде

admin 30.01.2017

(30 гыйнвар, 2017 ел) Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы милли-мәдәни проектларны чынга ашыручы оешмалар арасында ТР Хөкүмәте грантын оту буенча конкурс игълан итә.

Бу елны финанслау күләме 5 миллион сум. Гаризалар 1 февральдән кабул ителә башлый. Документлар бирүнең соңгы срогы — 2 март, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Конкурста Россия Федерациясе регионнарында (Татарстан Республикасыннан тыш) татар милли мәдәниятын үстерү, гореф-гадәтләрен һәм йолаларын саклауга юнәлдерелгән эшчәнлек алып баручы җәмәгать оешмалары катнаша ала. Тагын бер мөһим шарт – закон буенча теркәлгән һәм бер елдан күбрәк эшчәнлек алып барган оешмалар гына дәгъва кыла ала.

Конкурста катнашу шартлары һәм документлар тапшыру тәртибе белән тулырак Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

Татарстан халыклары Дуслыгы Йорты мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Татарстан халыклары Дуслыгы Йортында Төрекмәнстан президентын сайлаячаклар
Далее: Татарстан халыклары Дуслыгы Йортының «Алтын» хореография студия-мәктәбе концерты: 3 февраль, 17:00 сәгатьтә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57