(20 июнь, 2016 ел) Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты 2016-2030 елларга республикада милли мәгарифне үстерү концепциясе проектын тикшерде.
Комитет рәисе Разил Вәлиев белдергәнчә, Милли мәгарифне үстерү концепциясе 2015 елда закон буларак үз көченә кергән Татарстанның 2030 елга кадәр социаль-икътисади стратегиясен тормышка ашыру кысаларында, мәгариф, милли телләр, дәүләт телләре турындагы законнарга нигезләнеп төзелде. Һәм аның проекты тәүге тапкыр узган ел республикада педагогларның август конференциясендә тәкъдим ителгән иде. Ул шулай ук төрле министрлык, идарәчелек, иҗтимагый, милли-мәдәни оешмаларга таратылды. Хәзер бөтен тәкъдим-киңәшләрне исәпкә алып тулыландырылган нөсхәсе депутатлар, Татарстан Президенты Аппараты, республика Хөкүмәте, Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкилләре, галимнәр катнашында оештырылган утырышта тикшерелде.
«Татарстанның милли мәгариф системасы бар, бүген безгә аны саклау, үстерү турында уйланырга кирәк, яңа концепция шуны күз уңында тота. Әлбәттә, без аны кабул итәрбез, әмма ул чынлыкта да милли мәгариф белән бәйле вәзгыятьне яхшыртырга этәргеч бирерлек булсын», – ди Разил Вәлиев.
Татарстан Президенты ярдәмчесе Ләйлә Фазлыева сүзләренчә, концепциянең үткән елдан бирле һаман кабул ителмәвенең сәбәбе дә шунда.
«Милли мәгарифне үстерү концепциясен тормышка ашыруның нәтиҗәлелегенә, милли белем бирү өлкәсенә кадрлар әзерләүгә, концепциянең мәдәни өлешенә кагылышлы мәсьәләләр, милли белем бирү буенча укыту-методик материалларны, дәреслекләрне камилләштерү дә әле һаман зур игътибар сорый. Концепция безгә якын киләчәктә күрелергә тиешле чараларның “юл картасын” төзергә нигез тәшкил итәргә тиеш», – дип аңлата ТР Президенты ярдәмчесе.
Мәгълүм булганча, бүгенге көндә татар теле һәм әдәбиятыннан 64 дәреслек Федераль дәүләт белем бирү стандартына яраклы булып, федераль исемлеккә кертелгән, тиздән аларга уңай бәяләмә алган тагын 24 дәреслек өстәләчәк. Ләйлә Фазлыева Концепцияне төзү уңаеннан, татар теленә өйрәтә торган заманча дәреслекләр һәм методик кулланмалар кабаттан Фәннәр академиясенә экспертизага җибәрелүен искәртә.
Балалар бакчасыннан башлап, мәктәп һәм югары уку йортларына кадәр барлык дәрәҗәдә милли мәгарифне үстерү өчен шартлар тудыру максатын куйган концепциянең эчтәлеге белән ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов таныштырды.
Татарстанда милли телләр укытыла торган мәктәпләр саны:
- татар телендә укыта торган мәктәпләр – 785;
- чуаш телендә укыта һәм чуаш телен укыта торган мәктәпләр – 98;
- удмурт телендә укыта һәм удмурт телен укыта торган мәктәпләр – 29;
- мари телендә укыта һәм мари телен укыта торган мәктәпләр – 20;
- мордва телен укыта торган мәктәпләр – 4;
- иврит телен укыта торган мәктәпләр – 1;
- башкорт телен укыта торган мәктәпләр – 1.
«Концепция идарә системасының нәтиҗәлелеген арттыру, белем бирү оешмалары челтәрен үстерү, белем бирүнең эчтәлеген камилләштерү, фәнни-методик, ресурслар белән тәэмин ителеш ягын үстерү кебек юнәлешләрне колачлый. Нәтиҗәдә, укучыларның үз ана теленә, үз халкының һәм янәшәдә яшәүче халыкларның тарихына, мәдәниятенә кызыксынуы артыр, ә ата-аналар, киң катлау җәмәгатьчелек тә ана телен өйрәнүдән, укытудан һәм ана телендә тәрбияләнүдән канәгать калыр дип өметләнелә», – ди министр урынбасары.
Депутат, Бөтендөнья татар конгерссы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров исә милли мәгарифне яшәтү көннән-көн кыенлашкан чорда әлеге концепция Татарстанның 2030 елга кадәр исәпләнгән стратегиясе белән генә чикләнергә тиеш түгеллеген ассызыклады.
«Әлеге концепциядә күрсәтелгән эш планнарын 2030 елга кадәр сузарга ярамый. Кимендә ул аларны алдагы биш елда тормышка ашыру мәҗбүри», – дип басым ясап әйтте Ринат Закиров.
Россия төбәкләре белем бирү оешмаларында:
- 325 балалар бакчасында 10247 бала ана теле – татар телендә тәрбияләнә һәм татар телен өйрәнә;
- 46 мәктәптә татар телен өйрәнү факультатив яки “түгәрәк” рәвешендә алып барыла;
- Россиянең 25 субъектында татар этник-мәдәни компонентлы 1055 белем бирү оешмасы исәпләнә;
- Россиянең 5 төбәгендә татар телендә укыта торган 94 белем бирү оешмасы эшли.