Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли музейда чит ил туристларына милли бизәк үрнәкләрен күрсәтәләр

Милли музейда чит ил туристларына милли бизәк үрнәкләрен күрсәтәләр

admin 25.06.2018

(25 июнь 2018) Татарстан Республикасы Милли музеена килүче туристлар төрле сувенирларга төшерелгән милли бизәкләрне буйый. Бу хакта Милли музей хезмәткәре Талия Нигъмәтуллина сөйләде.

0175

Ул IT паркта – чемпионатның шәһәр матбугат үзәгендә “Казан Кремле” дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы интерактив мәйданчыгында мастер-класс үткәрде. Биредә халык йолалары курчаклары, борынгы заманнарда өйләрдә кулдан эшләнгән саклаучы курчаклар ясарга өйрәттеләр.

Талия Нигъмәтуллина музейга чит илләрдән килгән туристларның агачка бизәк төшерү белән кызыксынуын әйтте. «Мин күбрәк керамикага да, агачка да татар бизәге төшерергә тырышам, чөнки башканы алар башка җирдә ала алалар. Мин татар орнаменты ясап бирәм, алар шуны акрил буяу белән буйыйлар һәм бик канәгать кайтып китәләр. Мастер-класста ясалган әйберне һәрвакыт үзләре белән алып китәләр», — дип белдерде.

Матбугат үзәгендә, шулай ук, «Ручейки Поволжья» интерактив тамашасы тәкъдим ителде. Татар, рус, чуаш, мари, удмурт, мордва халыкларының дуслыгы күрсәтелде.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Казанда Аккош күлендә узган Сабан туен 30 меңнән артык кеше караган
Далее: Зилә Вәлиева: «Туристларны «Әпипә»гә биетәбез»

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57