Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Казанда татар композитор-фронтовикларга багышланган күргәзмә эшли

Казанда татар композитор-фронтовикларга багышланган күргәзмә эшли

admin 28.04.2023

Татарстан Милли музеенда татар композитор-фронтовиклары — Фәрит Яруллин, Мәсгүт Латыйпов, Заһид Хәбибуллин, Рөстәм Яхин, Әнвәр Бакиров, Алмаз Монасыйповның шәхси әйберләреннән торган күргәзмә ачылды.

«Аерым экспозициядә композитор Фәрит Яруллинның фотоларын, хатларын күрә аласыз. Анда ул сугыш кырындагы хис-кичерешләрен чагылдыра. Шулай ук, үзенчәлекле документ та бар. Язмада 1941 елда композиторның «Шүрәле» балетын яңадан эшкәртә башлавы, әсәрне торгызуы турында сүз алып барыла. 1945 елның мартында әлеге балет Казан дәүләт опера һәм балет бинасында сәхнәләштерелә», — диде «Татар-информ» хәбәрчесенә фәнни экспозицияләр бүлегенең өлкән фәнни хезмәткәре Миләүшә Хәйруллина.

Аның әйтүенчә, һәр композитор сугыш кырында ансамбль яки оркестрда җитәкчелек иткән.

«Һәр экспонат Татарстан Милли музеенда саклана. Аларның барысы да монда урын алмады. Әйтик, Яруллиннар – берничә буын музыкант, аларның зур гына коллекциясе бездә тупланган. Калган экспонатлар мәдәният эшлеклеләре һәм артистларның коллекциясендә сакланган, шулай ук Татар дәүләт академия театры архивыннан безгә эләккән. Ноталарны музейга радиокомитет тапшырган булган», — дип аңлатты музей хезмәткәре.

Күргәзмәдә Мәсгүт Латыйпов, Заһид Хәбибуллин, Әнвәр Бакировның ноталары, әсбаплары, фотолары бар. «Сугышка киткән иң яшь татар композиторы – Алмаз Монасыйпов. Ул 18 яше тулу белән сугыш кырына китә. Сугыштан соң «Муса Җәлил» симфония-поэмасын, «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасын иҗат итә. Композиторларның автографларын, пластинкаларын да күреп була», — диде Миләүшә Хәйруллина.

Татарстан Милли музеенда композитор Рөстәм Яхинның шәхси рояле тора. Күргәзмә ачылышында аның роялендә уйнап, сугыш чоры җырларын яңгыраттылар. Концерт программасы Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе студентлары чыгышлары белән дәвам итте.

Концертта төрле милләт вәкилләре татар һәм рус телләрендә Бөек Ватан сугышында популяр булган һәм сугышта катнашкан композиторларның әсәрләрен башкарды.

Күргәзмә 22 майга кадәр эшләячәк.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Дуслык йортында Туган тел көнен билгеләп үттеләр
Далее: Якшәмбе мәктәбе укучылары ЭЭМ музеенда булып кайтты

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57