Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли оешмалар җитәкчеләре Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән очрашты

Милли оешмалар җитәкчеләре Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белән очрашты

admin 10.10.2016

(10 октябрь, 2016 ел) Татарстан халыклары Дуслык Йортында миграция сораулары буенча киңәшмә узды. Әлеге чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы, суд пиставлары хезмәте вәкилләре һәм Татарстан халыклары Ассамблеясына караган милли-мәдәни автономияләр җитәкчеләре катнашты. (ФОТО)

Ведомстволар ягыннан группаны ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының полиция башлыгының җәмәгатьчелек тәртибен саклау буенча урынбасары, полиция полковнигы Фәргать Мөхәммәтҗанов җитәкләде. Татарстан халыклары Ассамблеясыннан Советның Башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров, әзербайҗаннар автономиясе җитәкчесе Субхан Ахазаде, әрмәннәр автономиясе җитәкчесе Михаил Хачатурян, казахлар автономиясе җитәкчесе Сәгыйт Джаксыбаев, кыргызлар автономиясе җитәкчесе Бейшенбек Муканбетов, таджиклар автономиясе җитәкчесе Хикматулло Гадоев, үзбәкләр автономиясе җитәкчесе Абдуманоб Абдусаттаров һәм украиннар автономиясе җитәкчесе Владимир Любченко катнашты.

Встреча МВД РТ с руководителями НКО АН

Очрашу барышында документлар төзү процессы, РФ мигрантларга караган законнарын бозган чит ил вәкилләрен тоткарлау һәм туган якларына озату кебек мөһим сораулар каралды.

Встреча МВД РТ с руководителями НКО АН

Моннан тыш оешмалар җитәкчеләре Фәргать Мөхәммәтҗановка Татарстан халыклары Ассамблеясы Советы составына керергә тәкъдим иттеләр. Болай эшләү Эчке эшләр министрлыгы белән җәмәгатьчелек йөзеннән чыгыш ясаучы Ассамблеяның тагын да ныграк тәэсирләшүенә китерәчәк дигән фикер әйтелде. Шулай ук ТР үзбәкләренең милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Абдуманоб Абдусаттаров оешмалар белән студентлар (аеруча да беренче курста укучы чит ил студентлары) арасында профилактик һәм агарту эшләре буенча уздырыла торган очрашуларда Эчке эшләр министрлыгы структуралары вәкилләрен дә күрү теләген белдерде. Каршы як барлык тәкъдимнәрне тыңлады һәм игътибарга алды.

Татарстан халыклары Дуслык Йорты мәгълүмат үзәге

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57