Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • Милли сәясәткә тәгаенләнгән акча ничек тотыла

Милли сәясәткә тәгаенләнгән акча ничек тотыла

admin 15.03.2018

(15 март 2018) Татарстан Республикасында милли сәясәтне тормышка ашыру өчен 50 миллион сумнан артык акча тотылган. Әлеге акча нинди максатларда кулланылган һәм алар ярдәмендә ниләргә ирешелгән — Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгында төрле министрлыклар вәкилләре шул хакта фикер алышты.

Утырыш «2014-2020 елларда Татарстан дәүләт милли сәясәтен тормышка ашыру” һәм “Татар халкының милли бердәйлеген саклап калу (2014-2019 еллар)” дәүләт программаларын 2017 елда тормышка ашыру нәтиҗәләренә багышланган.

Общественный совет в Министерстве культуры РТ

Утырышны Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый совет рәисе Марсель Таишев алып бара. Утырышта Россия Дәүләт Думасы Илдар Гыйльметдинов, Татарстан Президенты Аппаратының милли сәясәтне томышка ашыру мдарәсе җитәкчесе Данил Мостафин, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты директоры Ирек Шәрипов һәм башкалар катнашты.

Общественный совет в Министерстве культуры РТ

Утырышның төп докладын Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Гүзәл Шәрипова ясады. Республиканың әлеге дәүләт программалар кысаларында үткәрелгән мәдәни, мәгърифәти һәм мәгълүмати чаралар һәм аларга тотылган финанс чаралары турында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы, «Татмедиа» агентлыклары вәкилләре отчет бирде. Фикер алышу Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый Советның киңәйтелгән утырышы форматында бара.

Общественный совет в Министерстве культуры РТ

Утырышта катнашучыларны чит өлкәләргә дреслекләр аз санда таратылуы, туган як тарихын һәм географиясен өйрәтүче дәреслекләрне күбрәк булдыру мәсьәләсе, Бетендөнья татар конгрессы чыгарган «Халкым минем» газетасының аз тиражлы булуы һәм башка проблемалар борчыды.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Татарстанның милли-мәдәни автономияләре җитәкчеләре милләттәшләрен сайлауга дәшә
Далее: Милли сәясәтне тормышка ашыруда матбугатның һәм рәсми сайтларның роле билгеләнде

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57