Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Мин татарча сөйләшәм» бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды

«Мин татарча сөйләшәм» бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды

admin 27.04.2018

(27 апрель 2018) Бауман урамында узган «Мин татарча сөйләшәм» бәйрәменә төрле милләт кешеләре җыелды. Бирегә килгән төрле яшьтәге кешеләр татар телен яратуларын, аралашу-күрешү өчен килүләрен әйтте.

Казан Федераль Университетының студенты татар егете Сабир Галимуллин сүзләренчә, бу чара татарлар өчен әлбәттә бик мөһим.

“Ел дәвамында шундый татар мохитен, татар кешеләрен, татар мәдәниятен күрәсе килә. Тик Казанда мондый чаралар, кызганычка каршы, елга бер генә уза. Һәм инде шул исәптән мин, бөтен дусларым белән бергә, бу чарада актив катнашырга тырышам. Бу безнең өчен бик кызык. Үзеңнең татар икәнеңне менә монда рәхәтләнеп сизеп була!” – диде Сабир Галимуллин.

Кыргызстаннан килгән үзбәк гаиләсенә татарларның сөйләшүләре бик ошый. Данияр һәм Вәсилә Әхмәтовлар кечкенә балалары белән килгән.

“Татар телен без җиңел аңлыйбыз, чөнки татар теле үзбәк теленә охшаган. Балаларыбызны дә хәтта татар балалар бакчасына йөртәбез. Безгә концертта бик ошый”, — диделәр алар.

“Мин татарча сөйләшәм!” акциясе кысаларында тугызынчы тапкыр уздырылган “Татар-Дозор-2018” квест-уены быел “Инкыйраз” (“Исчезновение”) дип аталган иде. Уенда урта гомуми белем бирү мәктәпләреннән 30, Татарстанның гомуми һәм профессиональ белем бирү йортларыннан, югары уку йортларыннан 10 команда катнашкан иде. Акцияне йомгаклау чарасында әлеге уенның барлык җиңүчеләрен дә бүләкләделәр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин чарада әйтеп киткәнчә, әлеге уенда икенче-өченче урыннар юк. Барлык җиңүчеләр дә беренче урынга ия булдылар. Урын ала алмаган командаларга да дипломнар тапшырдылар.

Тәбрис Яруллин бәйрәмгә төгәл ничә кеше килгәнен әйтә алмаса да, чама белән 3000-5000 данә Татарстан Республикасы әләмен һәм әлеге акция наклейкаларын таратуларын әйтте. Шулай ук волонтерлар акция значокларын да тараттылар.

Кичә бу чара барышында «Тяжело с татарским» антипремиясе иясе мәгълүм булды. «Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең әлеге премиясе Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министрлыгына бирелде.

Татар-информ

Продолжить чтение

Назад: Рөстәм Миңнеханов туган телне саклау иң борчый торган мәсьәлә дип белдерде
Далее: Ике көннән «Татарстанның мәдәният бизәкләре» фестиваленә гаризалар кабул итү төгәлләнә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57