Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләргә музыкаль бәйге игълан ителде

«Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләргә музыкаль бәйге игълан ителде

admin 13.03.2025

26 апрельдә «Мин татарча сөйләшәм!» сәхнәсендә чыгыш ясарга теләүчеләр яңа җанлы музыка бәйгесендә катнаша ала.

«Үзең иҗат иткән җырны тере уен коралларына, минуска яки а-капелла башкарып, видеога төшерергә кирәк. Профессиональ камера яки телефон камерасы – аерма юк. Башкаручылар саны чикләнмәгән. Җыр сүзләрен татар классик шагыйрьләре иҗатыннан алу рөхсәт ителә һәм хуплана. Язмада тулы бер җыр булырга тиеш, өзекләр кабул ителми. Клиплар бәйгедә катнашмый», – дип хәбәр итә Бөтендөнья татар яшьләре форумы матбугат хезмәте.

Бәйгедә катнашу тәртибе: видеоны интернетка йөкләргә һәм гаризаны тутырырга. «ВКонтакте»дагы сәхифәгә язманы алып куярга. Гаризалар 30 мартка кадәр кабул ителә.

«31 марттан алып 13 апрельгә кадәр Вконтакте төркемендә иң яхшы башкаручыга тавыш бирү булачак. Бәйгедә иң күп тавыш җыйган катнашучыга партнерлардан бүләкләр бирелә. Җиңүче үз чыгышын Yummy Music лейблы белән бергә әзерләячәк һәм «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе сәхнәсендә чыгыш ясаячак. Ике атна дәвамында аранжировканы эшләргә, репетицияләргә йөрергә һәм тере яңгырашта чыгыш ясарга әзер булыгыз», – диелә хәбәрдә.

Татар-информ

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57