Перейти к содержимому
Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Татарстан халыклары Ассамблеясы һәм Дуслык Йорты "Татарстан — уртак йортыбыз"

Основное меню
  • Портал
  • Без
    • Татарстан халыклары Ассамблеясе
    • Татарстанның Халыклар Дуслыгы йорты
  • Яңалыклар
  • 3D-тур
  • Элемтә өчен белешмә
рус / тат / eng
  • Главная
  • Яңалыклар
  • «Мин яратам сине, Татарстан» видеороликлар конкурсы игълан ителде

«Мин яратам сине, Татарстан» видеороликлар конкурсы игълан ителде

admin 09.12.2021
Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы «Мин яратам сине, Татарстан» дигән видеороликлар конкурсы игълан итте. Конкурс «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәме белән үткәрелә.

«Үз республикагызны ни өчен яратасыз, аның нәрсәсен бигрәк тә кадерлисез, Татарстан турында аның кунакларына иң беренче чиратта нәрсәне сөйләр идегез? Бу хакта видеоролик төшерегез. Видео ярдәмендә Татарстанны нидән башка күз алдына да китерә алмавыгыз турында кыска һәм ачык итеп сөйләргә тырышыгыз. Мондый шәхси кичерешләрдән һәм тарихлардан республика, аның кешеләре, истәлекле урыннары һәм башкалар турында уникаль хикәя барлыкка килергә мөмкин», – дип аңлата бәйгене оештыручылар.

Катнашу өчен видеоролик өчен ике форматның берсе рөхсәт ителә: өч һәм бер минутка кадәр. Видеороликларның оригиналларын oprt.tatar@yandex.ru электрон адресына MPEG4 яки AVI форматында 17 декабрьгә кадәр җибәрергә кирәк. Социаль челтәрләрдә видеороликларыгызны урнаштырганда аккаунтның ачык булуына һәм түбәндәге хэштеглар күрсәтелүенә инанырга кирәк: #МинЯратамСинеТатарстан #ГодРодныхЯзыковРТ #15летОПРТ.

Конкурста теләге булган һәр кеше яки теләсә кайсы иҗади коллектив катнаша ала. Катнашучыларның яше чикләнмәгән.

Җиңүчеләрне 2021 елның 24 декабрендә билгеләячәкләр. Конкурсның гомуми приз фонды 540 мең сум. Видеороликларның һәр форматында өчәр җиңүче булачак: 1 урын – 120 мең сум; 2 урын – 100 мең сум; 3 урын – 50 мең сум.

Конкурсның Нигезләмәсе һәм тулырак мәгълүмат белән сез, сылтама буенча күчеп, таныша аласыз.

Дуслык йортының мәгълүмат үзәге

Продолжить чтение

Назад: Якшәмбе мәктәбе укучыларын Казан Кремлендә бүләкләделәр
Далее: Мөхәммәтшин: Хәтер барлык милләтләрне берләштерә

Безымянный

40498847

 

bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57